Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пандемия аркасында Татарстан чикләрен ябу планлаштырылмый

Региондагы санитар-эпидемиологик хәлне тотрыклы дип бәялиләр.

Яңа коронавирус йогышы аркасында Татарстан халкының төбәкләр арасында хәрәкәтен чикләргә җыенмыйлар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

"Бүген төбәкләрне, аерым алганда, Татарстан Республикасын ябу мәсьәләсе берничек тә каралмый, андый ихтыяҗ юк. Ел башында һәм пандемиянең башлангычында  үткәрелгән барлык чаралар да, шул исәптән төбәкләргә керүне һәм чыгуны чикләү дә, акланганды. "Бу чаралар бүгенгә алай ук актуаль түгел һәм дөрес булмаган нәтиҗәләргә китерергә мөмкин", - дип билгеләп үтте спикер.

Бүгенге көндә төбәкне ябу планлаштырылмый һәм бу турыда сүз дә чыкканы юк, дип ассызыклады Любовь Авдонина.

Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, үз чиратында, Татарстанда вәзгыять тотрыклы, дип өстәде.

Тулырак мәгълүмат: ТИ

Фото: Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус пандемия