Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пар канатлар белән дөнья ямьле!

Күрше авылларда гына торучы егет белән кыз юлда йөргәндә очрашып танышалар

Норма авылында яшәүче иң күркәм, матур гаиләләрнең берсе - Сабировлар гаиләсе. Бу гаиләнең пар канатлар булып яши башлавына быелның 20 июнь көнне 50 ел булды.

Сабиров Миннехәй Сабир улы 1942 елның 1 январендә Балтач районы Куныр авылында колхозчы семьясында туган. Пыжмара унъеллык мәктәбен тәмамлап, Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына укырга керә. Институт бетереп туган авылына кайткан югары белемле егетне «Якты юл» колхозына баш инженер итеп эшкә алалар.

Галләметдинова Гөлсура Галләметдин кызы 1948 елның 3 октябрендә Балтач районы Шода авылында дөньяга килә. Шода мәктәбенең 8 классын тәмамлап, бер ел фермада эшләгәннән соң, Казанга тегүчеләр әзерләүче училищега укырга керә. Укуын тэмамлаганнан соң, Балтач районы Чепья авылына урнашкан тегу цехына кисүче булып эшкә кайта.

Күрше авылларда гына торучы егет белән кыз юлда йөргәндә очрашып танышалар. Һәм 1972 елның 20 июнендә гаилә кораар. Берничә ел Кунырда төп нигездә яшәгәннән соң, башка чыгып, Балтач районы Норма авылына куүченеп киләләр һәм Балтач “Сельхозтехника” оешмасына эшкә урнашалар. Миннехәй абый лаеклы ялга чыкканчы “Сельхозтехника” оешмасында цех житәкчесе, хезмәтне саклау буенча инженер вазифаларын башкара. Тырыш хезмәте өчен күп кенә Мактау кәгазьләренә, “Хезмәт ветераны” исеменә ия була. Гөлсура Галләәннән соң, үзенең хезмәт юлын сәүдә өлкәсе белән бәйли.

Баштарак “Сельхозтехника” оешмасында ашханә мөдире, аннан кибет, туклану блогы җитәкчесе булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Гөлсура апаның намуслы хезмәтен шулай ук күп төрле Мактау грамоталары белән бәялиләр. Ул да “Хезмәт ветераны” исемен йөртә. Гаиләдә Миннехәй һәм Гөлсура Сабировлар 3 кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызларның һәрберсенә югары белем бирәләр, олы тормыш юлына озаталар. Бүгенге көндә әти әниләренең горурлыгы булган кызлары- Гөлнара, Ленара, Раушания туган якларына тугры калып, Балтач районында гаилә корып, матур гына яшилэр, район оешмаларында хезмэт итәләр. Ә нәсел дәвамчылары – бүгенге көндә алар 7 онык - гел әби-бабай янына килеп, булышып, үзләренең уңышлары белән куандырып торалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев