Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Парклар һәм скверлар көне уңаеннан Балтачыбыз бәйрәм итте

5-6 сентябрь - республика күләмендә Парклар һәм скверлар көне дип игълан ителде. Бу уңайдан Балтачыбыз бәйрәм итте, Табигать-Анабыз да читтә калмады, һәрвакыттагыча яңгырлары белән "куандырды". Кемнән генә сорасаң да, парклар, андагы бәйрәмнәр райондашларыбыз күңеленә хуш килгән.

Гөлназ Закирова, хисапчы:
- Улым Данил әтисе белән барып кайтты. "Сабантуй" паркында инстументаль ансамбльдә курайда, домрада уйнап утырган. Чыгышлары бик матур килеп чыккан. Бәйрәмгә килүчеләр бирелеп тыңлаган үзләрен. Шундый зур паркта, көзге табигать хозурында чыгыш ясау һәм матур көйләр тыңлау үзе генә дә ни тора.
Рафил Шакиров, "Кайтаваз" радиосы хезмәткәре:
- Мин үзем бәйрәмнең кичкесенә бардым. Гаҗәеп матур итеп оештырылган, бар да заманча - төрле җирдә уеннар барды, балалар өчен утлы таяклар белән тамаша күрсәттеләр, башкаладан яшь артистлар килгән иде, "кәҗә"гә атланып тукмашу кебек яңа уен төре күп кешене җәлеп итте, каратэчылар үзенчәлекле чыгыш күрсәтте, чәе кайнап, шашлыгы пешеп торды, кино күрсәтүчеләр махсус экран аша районыбызның Сабан туен, төрле еллардагы видеоязмалар тәкъдим итте, соңыннан салют яңгырады - бөтенесе дә искиткеч булды.

Миләүшә Кадыйрова, сәнгать мәктәбе директоры:
- Бәйрәмнең икенче өлешендә - "Сабантуй" паркында төрле уен коралларында уйнап, бәйрәм халкының күңелен күрергә бурычлы идек, һәм без ул йөкләмәне җиренә җиткереп башкарып чыктык. Без чыгыш ясаганда яңгыр да яумады. Чыгышыбызны район җитәкчелеге дә ошатты. Үзәк парктагы кичке бәйрәмгә дә чакырулы идек, әмма яңгыр яву сәбәпле, уйнап булмады, чөнки ноталар юешләнә, инструментларга су үтә. Бәйрәмгә килүчеләр күп иде - олысы да, кечесе дә рәхәтләнеп күңел ачты. Әле тагын рәсем сәнгате буенча да чара үткәрдек, үткән-киткәннәр бу юнәлештә дә үзләрен сынап карады.

Роза Гарипова, китапханәче:
- Балтач паркында күргәзмә оештырырга тиеш идек, яңгыр яугач, ул күргәзмә үзәк китапханә фойесында гына эшләде. Кичке сәгать алтыда ишекләрне ачтык, кызыксынучылар булды, күргәзмә дүрт юнәлештә - җөмһүриятебездәге Милли китапханәгә 150, Әдәбият елы, районыбызга 85 яшь, Парклар һәм скверлар елы уңаеннан әзерләнде. Кызыксынып карарлык материаллар бик күп, хәтта Казаннан килгән артистлар да битараф калмады. Кызыксынган кешегә күргәзмәләр әле дә эшли.
Илдар Вильданов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250