Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Паркларны сынап карау өчен бәйрәм оештырудан да яхшы ысул юк

Билгеле булганча Татарстанда 5-6 сентябрь көннәрендә "Парклар һәм скверлар көннәре" парк мәдәнияте фестивале узачак.

Бу чаралар ел дәвамында башкарылган төзелеш эшләренә нәтиҗә ясау да булып тора, дип белдерде 3нче сентябрь көнне журналистлар өчен үткәрелгән видеоконференциядә Мәскәү паркларын төзекләндерүгә зур өлеш кертеп, бездәгеләрен дә тәртипкә китерү өчен махсус чакыртылган, Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның парклар һәм скверлар буенча киңәшчесе Наталья Фишман.
Аның сүзләренчә, "Вәгъдәләрнең чынга ашуын без инде бүген үз күзләребез белән күрә алабыз. Парклар республикабызның һәр районында төзекләндерелде. Барлыгы быел 140 паркны тәртипкә китерү бурычы куелган иде, шуларның 30ы - башкалабыздагы ял үзәкләре.
Тырышлыклар бушка узмады: 30 август - Республика көнен күп кенә парклар яңарып каршы алды. Бүгенгә 116 объектта эшләр төгәлләнгән. Парк - ул төзекләндерелгән, брусчатка җәелгән, фонарь, эскәмия урнаштырылган территория генә түгел. Ул ниндидер социаль актив тормыш кайный торган киңлек булырга тиеш. Моның өчен, билгеле, өстәмә инфраструктура, ял урыннары белән идарә итүне килештерергә кирәк, һәр паркның үз легендасы, үз берлеге булырга тиеш. Әлегә исә без паркларның ни рәвешле яңартылуын күрә алабыз. Аларны сынап карау өчен бәйрәм оештырудан да яхшы ысул юк!" - дип белдерде ул.

Республикакүләм фестиваль уңаеннан районыбыз үзәгендә реконструкцияләнеп, сафка баскан "Балтач" һәм "Сабантуй" ял паркларында да бәйрәм чаралары оештырылачак. Бу ялларда райондашларыбызны паркларга килеп, рәхәтләнеп күңел ачарга чакырып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250