Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Парлашып атлау җиңел... Субаш сәхнәсендә парлылар...

Өлкәннәргә карата хөрмәт, әти-әнигә карата олылау хисләре, тигез гаилә кыйммәтләре яшь тамашачы күңеленә дә үтеп кергәндер...

Хатын-кызларыбызга багышланган бәйрәм көннәрендә, 9 март кичендә, Субаш мәдәният йортында “ Пар канатлар” дигән бәйрәм чарасы үтте. Сәхнә түренә 50 һәм 55 ел бергә гомер кичергән парлар Мөнәвәрә һәм Нурхада Гыйлемҗанов, Мәрвәр һәм Фәиз Гафурҗанов, Мөнирә һәм Фазыл Нурмөхәммәтов, Тәнзилә һәм Тәлгать Габделхаков гаиләләре чакырылды.  Яшьлекләрендә яратышып гаилә корган, җәмгыятебезгә файдалы балалар үстергән, тормыш авырлыкларын тигезлек бәрабәренә җиңгән,  сабыр канатларын сындырмый гомер үрләренә җиткән һәм бүгенге көндә  яшьләргә үрнәк, акыллы киңәшләре белән ил-көнебезгә кирәк булган өлкәннәребезне котларга туганнары, дуслары  күтәрелде. Һәрберсенең күркәм парларга карата әйтер сүзләре, җиткерер теләкләре бар иде. Кичә музыкаль бизәлеш белән үрелеп барды, зал тулы тамашачы үзешчәннәрнең янә матур биюләренә, дәртле җырларына хозурланды. Өлкәннәргә карата хөрмәт, әти-әнигә карата олылау хисләре, тигез гаилә кыйммәтләре яшь тамашачы күңеленә дә үтеп кергәндер, оештыручылар үзалларына куйган максатларына ирешкәндер дип уйлыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев