Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пасха бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов КОТЛАВЫ

Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар

 

 

Сезне Бөек пост тәмамлану һәм Христосның яңадан туу бәйрәме уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм. 

Бөтен дөнья христианнары өчен Пасха – аеруча тантаналы күтәренкелек вакыты, аларның һәрберсенең тормышында һәм тулаем кешелек тарихында гаять зур вакыйга. Христосның яңадан тууы мәңгелеккә әверелгән, гөнаһлардан арындырылган яңа тормыш башлану турында могҗизалы хәбәр билгесе буларак кабул ителә. Пасха кешеләргә өмет, явыз көчләр алдында куркып, каушап калмаска көч бирә, камиллек үрләренә юл ача.

Без яшәгән четерекле заманда уртак җиребездә барлык милләт һәм дин вәкилләре тарафыннан тупланган мәңгелек рухи хәзинәләрне – төрле халыкларның диненә, мәдәниятенә һәм теленә ихтирамлы мөнәсәбәтне, үзара аңлашуны саклау һәм көчәйтү бигрәк тә зур әһәмият ала. Бөек язучы Николай Васильевич Гоголь бу бәйрәмнең асылы әлеге тантаналы көндә кешене олылауда, аны иң-иң газизеңдәй кочагыңа алуда, иң кадерле туганың итеп күкрәгеңә кысуда, очратканда, иң якын дустыңны күргәндәй сөенүдә чагыла дип аңлата. 

Пасха ул – тынычлыкка, рухи яңарышка, миһербанлыкка, тәүбә итүгә, үпкә-ачу сакламаска Илаһтан иңдерелгән  өндәү. Православие, ислам һәм башка традицион диннәр арасында элек-электән нык дуслык-татулык урнашкан Татарстанда Христосның яңадан тууын бәйрәм итү һәрчак кешеләрнең бер-беренә хәерхаһлыгы һәм  бердәмлеге рухында уза. Православие динендәге ватандашлар гаилә-җәмәгатьләре, кардәшләре, күршеләре һәм бүгенге көндә аеруча ярдәмгә мохтаҗ, йорт-җирләрен ташлап, күченеп килергә мәҗбүр булган кешеләр белән  үз йөрәк җылысын  һәм бүләк-күчтәнәчләрен бик теләп бүлешер дип ышанам. 

Нурлы Пасха бәйрәме дин тотучыларны иң мөкатдәс хакыйкатькә, хөрлеккә һәм әхлакый камиллеккә  ирешү ниятләрендә  ныгытсын! Сезгә бәхет, сүрелмәс яшәү дәрте, сәламәтлек һәм иминлек телим! 


 

  

Татарстан Республикасы  

          Президенты                                                             Р.Н. Миңнеханов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев