Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Пасха", йомырка... хезмәттәшебез Пасхага нинди генә тәм-том әзерләми

Апрель ае христиан динендәге райондашларыбыз өчен бәйрәмнәр белән башланып китте. 1 апрель көнне алар Вербное воскресеньене үткәреп җибәрсә, алда тагын да зур бәйрәмнәре Пасха көтә.

Коллективыбызда ике милләт кешеләре эшләгәнлектән, безнең өчен һәр якның да бәйрәме кызыклы. “Азьлане” газетасында озак еллар эшләгән хезмәттәшебез Галина Васильева белән әлеге бәйрәмгә әзерлек турында сөйләшеп, йомырка буяу серләрен белештек: “Пасхага кадәр безнең төп бурыч булып өйләрне юып чыгару, чиста пәрдәләр элү тора. Аннан соң инде әлеге бәйрәмнең махсус ризыкларын әзерләргә керешәбез. Җомга көн, ягъни бүгеннән мин “Пасха” әзерли башлыйм. Ул творог, смәтән, миндаль чикләвегеннән әзерләнүче бик тәмле ризык. Шимбә көнне инде йомыркаларны буярга керешәбез. Аларны күп итеп, йөзләп әзерлибез. Элегрәк суган кабыгы, милек яфраклары суларында буясак, хәзер инде кибеттән махсус буяулар гына сатып алабыз. Йомырканы шуның кадәр күп әзерләүнең сере дә бар, авылыбызда ел да балалар матур киемнәрдән, кулларына кәрҗин тотып, гореф-гадәтләребезне югалтмыйча, Христос Воскресе дип йорттан-йортка йөриләр. Аларга йомыркага өстәп конфет, печеньелар да өләшәбез. Бу һәрберебезгә дә бәйрәм кәефе бүләк итә”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев