Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пасха бәйрәме белән котлыйм!

Хөрмәтле райондашлар! 16 апрель көнне бөтен дөньяда православие динен тотучылар якты һәм күркәм бәйрәмнәрнең берсе – Пасханы билгеләп үтә.

Христосның яңадан тууы – христианнарның иң зур һәм якты бәйрәме. Ул дингә ышанучыларны тормыш мәгънәсе турында уйланырга, шәфкатьлелеккә һәм кеше хәленә керә белергә, аңа ярдәм кулы сузарга, якыныңа эчкерсез булырга чакыра, гаделлек җиңәчәгенә ышаныч уята, мәхәббәт һәм яңаруны гәүдәләндерә.

Әлеге якты язгы көннәрдә һәркем туганнарына һәм якыннарына игътибар күрсәтергә, алар белән бәйрәм шатлыгын уртаклашырга, рухи аралашу җылысы бүләк итәргә омтыла. Ул кешеләрне берләштерә, Ватаныбыз хакына иҗади хезмәткә һәм яңа казанышларга илһамландыра.

Православие динен тотучы райондашларыбыз, Пасха бәйрәме йөрәкләрегезне ышаныч һәм өмет белән тутырсын, өйләрегезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет һәм уңыш алып килсен, яхшы гамәлләр кылырга көч һәм дәрт өстәсен. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, уңышлар, изге теләкләрегезнең тормышка ашуын телим.

 

 

Рамил Нотфуллин,

Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пасха