Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Патриотик хисләр тәрбияләү

Район ЗАГС бүлеге бинасында 14 яше тулган балтачлыларга тантаналы шартларда паспорт тапшыру традияциясе дәвам итә.

26 февраль көнне дә 5 егет һәм кыз әнә шундый тәртиптә паспорт алдылар. Бу көнгә кадәр кулында беренче документ - туу турында таныклык кына булган яшьләребез өчен төп документ - паспорт алу зур вакыйга. Россия һәм Татарстан флагы, герб һәм гимны, Балтачыбыз флаг-гербы белән якыннан таныштыру, туган илне, кече Ватаныңны танып белү, патриотик хисләр тәрбияләүнең бик үтемле ысулы. Олы, мөстәкыйль тормыш юлына тәүге адымнарын ясаучы яшь егет-кызларыбызга чакырылган кунаклар, ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, әти-әниләре тарафыннан бик күп җылы теләкләр әйтелде.

Зөһрә Әхмәтханова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250