Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Павлова: Яңа чара 7 яшькә кадәрге балалары булган яшь ата-аналарга ярдәм булачак

Хәзер аларга больничный уртача хезмәт хакының 100 проценты күләмендә түләнәчәк.

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Ольга Павлова бала карау буенча больничный түләүнең 1 сентябрьдән гамәлгә керәчәк яңа кагыйдәләре турында сөйләде.

«1 сентябрьдән 7 яшькә кадәрге баланы карау буенча әти-әниләргә больничный түләүнең яңа тәртибе гамәлгә керә. Хәзер аларга больничный уртача хезмәт хакының 100 процент күләмендә түләнәчәк. Бу чараны „Бердәм Россия“ партиясе инициативасын хуплап, Россия Президенты Владимир Путин кертергә тәкъдим итте», — диде Ольга Павлова.

Депутат аңлатканча, больничный түләү күләме хезмәт стажына бәйле, ә ата-ана булган яшь белгечләрнең стажы кечкенә. Димәк, аның сүзләренчә, ана кеше бала карау буенча больничный ала икән, гаилә керемен югалта.

«Яңа чара 7 яшькә кадәрге бала тәрбияләнгән яшь ата-аналарга сизелерлек ярдәм булачак. Яңа кагыйдәләр эш бирүченең чыгымнарын арттырмый, чөнки больничный Социаль иминият фондыннан түләнә», — диде Ольга Павлова.

Чыганак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: больничный