Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пенсионер әби Медведев алдында тезләнгән (+видео)

Әлеге очрак видеога эләккән. Язмада пенсионер ханымның тезләнүе һәм Медведевка мөрәҗәгать итүе күренеп тора.

Бу хәл Алтай краенда Санниково авылында булган. Пенсионер РФ премьер-министры Дмитрий Медведев каршында тезләнеп, ил Хөкүмәте Рәисеннән кайнар су проблемасын хәл итүне сораган. Әлеге очрак видеога эләккән.

Язмада пенсионер ханымның тезләнүе һәм Медведевка мөрәҗәгать итүе күренеп тора. Ләкин хатын-кызны тиз генә күтәрәләр.

 

"Матбугат.ру"га билгеле булганча, ул яши торган 140 фатирлы йортта 2016 елдан бирле кайнар су юк, ә янәшәдә генә яңа газ котельные тора икән.. Хатын шулай ук губернаторга кабул итүгә эләгә алмавына зарлана. Медведев киңәшмәдән соң Алтай крае губернаторы Виктор Томенко аның янына шәхсән киләчәк, дип вәгъдә итә.

Иң кызыгы, бу хәлгә берничә минут кала хакимият башлыгы Владимир Малофеев премьерга Санниково авылында бернинди проблемалар да юк, дип белдерә.

Тулырак: matbugat.ru

Фото: Дмитрий Медведев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дмитрий Медведев