Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пенсия алды яшендәге гражданнар һөнәри ориентация буенча тест уза алачак

2024 елга кадәр Россиядә пенсия алды яшендәге 450 мең кешене яңадан укыту күздә тотыла.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Пенсия алды яшендәге гражданнар һөнәри ориентация буенча тест уза алачак. Бу хакта «Известия» газетасы РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама ясап хәбәр итә.

Бу дәүләткә яңадан укыту мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иткән кешегә үзенә яраклы белгечлек сайларга һәм ихтыяҗ туган очракта аны алыштырырга мөмкинлек бирәчәк, дип искәрттеләр Россия ведомствосында.

Экспертлар фикеренчә, call-үзәкләр, ваклап сәүдә итү яки административ-хуҗалык эшчәнлеге өлкәсендәге белгечлек вакансияләренә сорау аеруча зур булачак.

2024 елга кадәр Россиядә пенсия алды яшендәге 450 мең кешене яңадан укыту күздә тотыла.

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия