Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пенсияне арттыру юлы табылган

Сораштыру нәтиҗәләренә ярашлы, русиялеләрнең өчтән бер өлеше яхшы тормыш көтү өчен аена 30 мең сум алырга исәп тота, 28 проценты 45-60 мең сум таләп ителүен белдерә.

Ышандырмыймы? Юкка!

Пенсия фондларының дәүләт ассоциациясе, дәүләтнеке булмаган пенсия тәэминаты кысаларында корпоратив программаларны үстерү илдә пенсия күләмен сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирәчәк, дигән нәтиҗәгә килгән.

Ул корпоратив программаларга ташламалар һәм берлектә финанслау системасын кертергә тәкъдим итә, шул рәвешле взносларның 2 процентын — хезмәткәр, 2 процентын — эш бирүче, тагы 1 процентын дәүләт кертергә тиеш була. Әлеге акчага НДФЛ салынмаска тиеш.

Бу корпоратив программаларга 15 миллион кешене җәлеп итәргә һәм пенсия күләмен хезмәт хакының 56 процентына кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Әле пенсия эшләгән вакытта алган керемнең 36 процентын тәшкил итә.

Сораштыру нәтиҗәләренә ярашлы, русиялеләрнең өчтән бер өлеше яхшы тормыш көтү өчен аена 30 мең сум алырга исәп тота, 28 проценты 45-60 мең сум таләп ителүен белдерә. 40 проценты пенсиянең 15-30 мең сум булачагын, шуңа да мул тормыш көтү өчен картлыкка үзеңә акча туплау кирәклегенә инанган.

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия