Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пионер урамында... бар да элеккечә “Күршеләр – иң якын кешеләр” дип яши алар

Узган ел шул урамда ялгызы яшәүче Гыйльмулла абый, операция ясатып, хастаханәдә ятканда, ул кайтышка өен юып, җыештырып, карлыгыннарын җыеп кайнатып, печәнен чабып, киптереп, өеп куйдылар күршеләре

Бүген кем белән генә сөйләшсәң дә: “Әй, элекке авыл юк инде ул. Тормыш шартларыбыз гына түгел, үзебез дә шәһәрләшеп беттек, өйләргә кереп бикләндек”, – ди. Зарлануын зарланабыз, әмма үзебез шушы вәзгыятьне үзгәртергә, элекке матур гадәтләрне кайтарырга тырышмыйбыз да кебек. Баксаң, теләгәндә әле башкача да яшәргә була икән ләбаса.

Бер көнне “Вконтакте”дагы битемә бик матур хәбәр килде: “Безнең Бөрбаш авылында Пионер урамы дигән бер урам бар. Анда яшәүче хатын-кызлар турында берәр мәкалә яза алмассымы? Алар җәй көне изгеләр чишмәсен шау чәчәккә күмәләр, бөтен эшне, бөтен бәйрәмнәрне бергә үткәрәләр. Узган ел шул урамда ялгызы яшәүче Гыйльмулла абый, операция ясатып, хастаханәдә ятканда, ул кайтышка өен юып, Җыештырып, карлыгыннарын җыеп кайнатып, печәнен чабып, киптереп, өеп куйдылар. Башкалар да хәзерге заманда да шушындый кешеләр барлыгын белсен иде”.

Бик сөенеп, анда яшәүчеләр белән элемтәгә кердем. Сүз тулы бер урам турында түгел, аның бер өлешендә яшәүче унбер хуҗалык турында икән.

– Безнең бу урамда өч-дүрт кенә өлкән кеше бар, калганнарыбыз яшьләр. Иң сөенгәнебез: урамыбызда бер генә ялгыз өй дә юк. Элек тә дус, тату яшәдек. Әмма ватсапта “Күршеләр – иң якын кешеләр” дигән төркемебезне булдыргач, бу активлык бик нык артты, – диләр.
Дөрес, ватсап аша алар бер-берсенә хәбәр генә сала, ә хәл белешү, булышу, кунакка йөрешү дигәнең элеккечә дәвам итә.

– Без иртә яздан кара көзгә кадәр капка төбендә кич утырабыз, әле берәребез тәмле әйбер пешерсә, термос белән чәй алып чыгып, сыйланабыз да. Эшләрне бергәләп эшлибез, – дип сөйли Мәйсәрә.

– Бер-беребезне бәйрәмнәр белән, балалар, оныклар туу белән дә котлыйбыз. Беребез ризык пешерә, беребез бүләк юллый... Күңелле мәшәкатьләр тагын да берләштерә. Үткән ел өченче балабыз тугач, безгә дә бөтен күршеләребез җыйнаулашып,  котларга керделәр. Бик күңелле булды....

Ә изгеләр чишмәсенә килгәндә, Чәмәкәй дигән елгада электән суы бик әйбәт булган чишмә булган, соңгы вакытта ул каралмаган.

Өченче ел Менә шул чимшмәне үзара салым акчасына төзекләндерлеләр. Бик матур килп чыкты. Авылдашыбыз Вагыйз Гыйлмуллин калайдан кисеп “Изгеләр чишмәсе”  дип язып бирде. Тирә Ягына авылдашыбыз Азат Әхмәдинев үз КамАз белән кара балчык алы кайтып брде. Барыбыз бергә барып, тараттык, чәчәкләр утырттык, җәй буе шунда кич саен бергәләп су сибәргә йөрибез. Биләмгә чыккан кебек, сөйләшә сөйләшә күңелле итеп эшлибез. Кыш көне дә туңмый ул. Бөтенебез шунда йөри суга, олы юлдан да күренеп торганга, юлаучылар да еш керә. Илсур абый Хөсәенов көндәлек карларын көрәп тора.

Безнең урам башында гына агачлык бар, ул бик куерып, куркыныч төс алган иде. Җирле үзидарә башлыгы Равил Галимуллин һәм авыл актививсит Вагыйз Гыйлмуллин әлеге агачлыкны чистарту деясе белән чыкитылар, без бөтен урамыбыз белән шушы эшкә алындык. Ир-атлар агачларын кисеп_ төяде, без исә хатын кызлар өтен чүбер-чарын җәймәләргә тутырып, себепреп чистартытык. 80 яшлек Тәскирә апа Хәйруллинага кадәр бу эштән читтә калмады. Гөлнур апа белән калган агачларны агартып та куйгач, ул хәзер бик матур укрынга әйләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөрбаш авылы Авыл тормышы Пионер урамы