Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кечкенә авылның олы бәйрәме

Биктәш авылы халкы Питрауны икенче елын инде үз финанс мөмкинлекләреннән чыгып зурлап уздырды. Бәйрәм бөдрә талларга күмелгән мул сулы Шушма елгасы буенда, биек ярлары кызыл булганга «Кызыл чишмә» исемен алган наратлык астында урнашкан Көдрәле болынында, гадәттәгечә, кичке якта үтте. Тантаналы өлешен балалар белән беррәттән мәйданга «ухалла» арбасы тартып кергән өлкәннәр...

Биктәш авылы халкы Питрауны икенче елын инде үз финанс мөмкинлекләреннән чыгып зурлап уздырды.

Бәйрәм бөдрә талларга күмелгән мул сулы Шушма елгасы буенда, биек ярлары кызыл булганга «Кызыл чишмә» исемен алган наратлык астында урнашкан Көдрәле болынында, гадәттәгечә, кичке якта үтте. Тантаналы өлешен балалар белән беррәттән мәйданга «ухалла» арбасы тартып кергән өлкәннәр ачып җибәрде.

Бәйрәмне быел татар эстрадасының танылган яшь җырчысы Фирдүс Тямаев алып барды, иге-чиге булмаган халык - яше-карты артистны яратып кабул итте. Уеннарның күплегеннән Фирдүс үзе дә арыды ахрысы, бер Шушма суында гына ничә уен алып барырга туры килде аңа, - судагы кәҗәдә капчык сугышы, авыш баганага менү дисеңме! Мәйдандагы уеннарны санап кына бетерерлек түгел - бассейндагы суда балык тоту, көянтә белән су ташу, йөгереш, таяк тартыш... боларның һәммәсе балалар өчен дә, зурлар өчен дә оештырылды. Теләгән кеше сәнгатькә осталыгын да күрсәтә алды. Биктәш, Салавыч авылының биюгә гашыйк вә хирыс кызлары бер атна эчендә керәшен халык биюен өйрәнеп, тамашачы күңеленә хуш килерлек дәрәҗәдә башкарып чыктылар. Сәхнәдән төшермәслек бию үз күзләре белән күргән мәдәният хезмәткәрләре сәнгать бәйрәмнәрендә моны искә алыр, шәт. Биктәшлеләр быелгы бәйрәмдә лотерея уены да оештырган. Колын, чучка, бозау - иң зур һәм кыйммәтле отышлардан булды. Татарча көрәш тә гөрләп барды, абсолют батыр булып Кукмара егете калды, батырга куелган бозауны да нәкъ менә ул алып китте. Төнге сәгатьләргә кадәр дискотека булды.

Биктәш авылы халкы бердәм рәвештә башлап җибәргән һәм район халкын үзенә ирекле рәвештә җыйган Питрау бәйрәменең гомерлеккә әверелүе бәхәссез. Биктәшлеләр аны традициягә кертеп, ел саен үзләре үткәрергә уйлый. «Узган ел эшмәкәр егетләр белән генә үткәрсәк, быел һәр хуҗалык үзеннән саллы өлеш кертте, җәмгыятьтә эшләүче колхозчыларга кадәр 500, 1000әр сум бирде», ди бәйрәмне оештыручыларның берсе Валерик Михайлов. Читтә яшәүче авылдашлары да иганәлек күрсәткән. Шундыйлардан - күрше Киров районының Малмыж каласында яшәүче Геннадий Васильевны гына телгә алыйк, инде ике ел рәттән Питрауга өлеш кертеп кенә калмыйча, туган авылында быел чиркәү төзелешен дә башлап җибәрде.

Икенче көнне мәйданда балалар Сабан туе иде. Оештыручыларның хәйләсе бу - балалар йөгерә-йөгерә мәйданны ялт иттереп җыештырып куйды. Шуңа да бүләк-күчтәнәчләр шактый эләкте үзләренә.

Питрау узды, җәй үтте, диләр. Күңелдә матур мизгелләр калды. Әнә шул мизгелләрне бүләк иткән барлык Биктәш халкына керәшен халкының гореф-гадәтләрен саклап калырга омтылганнары өчен хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен белдерәсе килә.

Бәйрәмнең төп иганәчеләре: Рамил, Айнур, Алмаз Нотфуллиннар, Илдар Галиуллин, Фоат Һадиев, Рафаэль, Рафил Фәйзрахмановлар, Геннадий Васильев, Наил Рәхимҗанов, Наил Гыйләҗев, Алмаз Исрафилов һәм Биктәш халкы.

Онытыла барган «ухалла» арбасын Питрау тагын искә төшерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев