Питраулы Биктәш, биктәшле Питрау
«Йолаларыбызны да, дини бәйрәмнәребезне дә онытмыйбыз. Алар авыл халкын тагын да берләштерә», – ди алар
Килешәсездер, соңгы тугыз елда күз алдыбызга Биктәш дисәк – Питрау, Питрау дисәк – Биктәш килеп баса.
Гаҗәпләнә торган да түгел, уйнап кына, үзләре өчен кичке Сабантуй кебек, гади бер авыл бәйрәме итеп үткәрә башлаган бу чаралары, республиканың Мамадыш районы Җөри авылында үтә торган төп Питраудан әлләни калышмаслык колачлы бер бәйрәмгә әйләнде. Елның-елында бәйрәмне танылган юмор осталары алып бару да аның абруен бер баскычка югары күтәрде кебек. Районыбыз авылларыннан гына түгел, керәшеннәр яшәгән башка район-төбәкләрдән кадәр килүләре дә инде аның читтә дә популяр, билгеле булуы турында сөйли.
Питрауның быелгысы бигрәк тә көтеп алынды, ахрысы. Ни дисәң дә, пандемия сәбәпле үткән ел үткәрә алмадылар. Биктәшкә юл безнең авыл аша үткәнлектән, бәйрәмнең ни дәрәҗәдә тансык булуын кичке сәгать дүрттән агыла башлаган машина ташкыныннан да чамалап була иде. Башка бәйрәм-Сабантуйлардан үзгә буларак, монда күп чаралар суда, Шушма елгасында үтә. Авыш баганага менү дә, капчык сугышы да шунда, әле елга аша тарттырылган аркан-трос аша үтәргә дә кирәк. Көн җылы булгангамы, алып баручылар «кыздырып» торгангамы, бу төр ярышларда катнашучылар да күп булды, тамашачылар өчен дә алар иң җәлеп иткән ярышлар булды.
Шул кичне үк инде бу ярышлардан видеолар социаль челтәрләрдә таралып, аларга бик күп хуплау, соклану тулы комментарийлар язылды. Кыскасы, Питраулары Биктәшне елдан-ел ныграк таныта. Алар үзләре исә, бу көн онытылмасын, киләчәк буыннарга да тапшырылсын өчен хезмәтләрен дә, акча-бүләкләрен дә жәлләмиләр («Татарстан» хуҗалыгы да ел саен матди ярдәм күрсәтә, билгеле). Быел Яңа һәм Иске Салавыч авылларыннан да матди ярдәм күрсәтүчеләр күп булган.
Ун көнләп шушы чара белән яши авыл халкы.
– Ун гына көн дә булмыйдыр, башта җыйналып киңәшәбез, эш бүлешәбез, аннан бәйрәм үтәсе территорияне чистартабыз. Атна-ун көн кич саен җыйналып корылма-җайланмалар ясыйбыз, бизибез, өлкәннәр дә, бала-чагалар да шунда мәш килә, – ди авылның бүгенге старостасы Валерий Тихонов. Моңа кадәр дә бу эшләрдә актив катнашкан Валерийны үткән ел авылдашлары староста итеп сайлап куйган икән. Элеккесе – тагын бер Валерий Михайлов күп еллар авылны берләштерүгә күп көч куйды.
Быел беренче җыелулары авылдагы хатын-кызларның яңгыр теләү йоласыннан соң булган.
– Әллә ничә хатын-кыз чыктык, балалар да катнашты. Әле без пешергән боткадан соңыннан Питрау турында сөйләшергә җыелган ир-егетләр, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рәсим Латыйпов та авыз итте, – ди мондый чараларда актив катнашучы Зоя апа Иванова.
–Әлеге йоладан соң яңгыр яудымы соң? – дим.
–Әй, алар су сибеш уйнамаганнар, – дип шаяртып сүзгә кушыла икенче бер авылдашлары. – Шуңа көнендә үк яумады, берничә көн көтәсе булды.
«Авыл бетәр дигән курку уебызда да юк»
...60 хуҗалыклы керәшен авылы – Биктәш турында газетабызда берничә яздык инде. Киров өлкәсендә яшәүче эшмәкәр егетләре Геннадий Васильевның туган авылына чиркәү салдыртуын да, авылның иң уңган-булган яшьләре авылдан бераз читтәрәк, халык телендә Биктәш Пүчинкәсе дип йөртелүче үзе бер авыл булырлык итеп, ике урамда йорт-җир җиткерүләрен дә, клубларын, башлангыч мәктәпләрен саклап калуларын да. Яңа бинада булмаса да медпунктлары эшләп тора.
Соңгы елда уен мәйданчыгы төзелгән, урамнарында асфальт юл, фермалары да терлексез калмаган. Моңа кадәр барысы да тәртиптә булган авылда ел башында кибет ябыла. Сатучы таба алмаганга. Әле аннан соң да, хуҗасы алышынып, өч ай тирәсе эшләп ала ул. Мин барган көннәрдә алар тагын сатучысыз калган булып чыкты. «Элеккесендә колхоз пекарнясы икмәк, пешкән әйберләр белән тәэмин итеп торды, менә бүген дә шалтыратып әйттек, тагын чыга башлыйбыз диделәр», – дип, утыз градуслы эсседә олысы-кечесе шулар килгәнне көтә иде.
Алар белән авылның бүгенгесе, йолалар, яшәеше, иртәгесе, проблемалары турында шунда иркенләп сөйләштек. Миңа алардагы шаянлык, оптимизм бик ошады. Кибетсез калдык дип тә әлләни зарланмый алар, күңел төшермиләр: «Күрше Салавычтан чыгып карап, өметләндереп киттеләр. Кибетне алабыз, үзебез эшлибез диделәр. Бирешмибез әле. Авыл бетәр дигән курку уебызда да юк. Мондый нык авыл бетә димени?!
Мәктәбебезне, медпунктыбызны япмасыннар, укытучыларыбыз да, фельдшерыбыз Гөлназ Хөрмәтуллина да исән-сау эшләп кенә торсын, без алардан бик канәгать. Клубыбызда да чаралар үтеп тора. Мөдире Гөлнара Нуриева әле өч ай сатучы булып та эшләп торды... Икесен дә менә дигән итеп алып барды. Быел менә бер ара авылда су бетеп торды, анысы бик яман икән. Су трассалары күптәнге, алар бер тишелә башласа... дип кайгырабыз. Җитәкчеләр бу проблеманы белә, хәл итәрләр әле дип ышанабыз»...
Мин исә, утыз градуслы эсседә ипи көтеп калган күршеләребезне жәлләп, ярый әле, бездә андый проблема юк дип шөкер итеп, кайтыр юлга кузгалдым. «Кичен чык син безгә, җыйнаулашып, көн саен авылда берничә урында капка төбендә утырабыз», – дип озатып калды алар. Авылны авыл иткән бу гадәтне дә саклап калганнар, димәк...
Питрау бәйрәменнән фоторепортажны фотогалереядә карагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев