Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт яки айга кырын карама

28 апрель (шимбә). Шәгъбән аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 17.03 сәгатьтә калка, 4.08 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.08 сәгать.

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы. 28, 29 апрельдә салат, шпинат, петрушка, борчак, фасоль, ташкабак, кыяр, кәбестә, баклажан, борыч, помидор, кабак чәчәргә, ачы борыч, кәбестә үрентеләрен, бәрәңге утыртырга, розаларны күчереп утыртырга ярый.

Үпкәне чистарту

1әр чәй кашыгы лимон согы һәм балны кушып болгатып, ач карынга кабалар, артыннан су эчәләр. Көненә 3 тапкыр 1әр чәй кашыгы бал белән кишер согын эчү дә файдалы. Дәва курсы - 10 көн.

29 апрель (якшәмбе). Шәгъбән аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 18.19 сәгатьтә калка, 4.27 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.11сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгаларга китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешеләргә аеруча кыен. Балан, мүк җиләге, кычыткан ашау файдалы.

Ачлык хисен басып була

Ачлык хисен бастыра торган матдәләргә бай үсемлекләр бар. Тереклек тамыры, кытай лимоннигы, ләүзия (марал тамыры), сөйкемле куак (заманиха), чормавык (аралия), дүләнә, кыргый борыч (элеутерококк) матдәләр алмашын көчәйтә, тынычландыра, хәл кертә, кәефне күтәрә. Әмма аларны артык күп куллану йөрәк тибешен ешайта, кан басымын күтәрә. Шунлыктан бик каты ярсыганда, бизгәк тотканда, гипертониядән интеккән чакта һәм йокы алдыннан әлеге үлән төнәтмәләрен кулланмау хәерлерәк.

30 апрель (дүшәмбе). Шәгъбән аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 19.33 сәгатьтә калка, 4.47 сәгатьтә бата. 3 сәгать 59 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 15.16 сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый. Бүген үсемлекләр чәчәргә, күчереп утыртырга киңәш ителми.

Кан басымын төшерү

Кытай медицинасында кан басымын төшерү өчен түбәндәге үсемлекләр кулланыла:1)сельдерей кан тамырларын ныгыта, даими кулланганда гипертониядән тулысынча дәвалый ала; 2) яшел суган кандагы холестерин микъдарын киметә; 3) башлы

суган канда май күләмен киметә, тромблар ясалуны кисәтә, даими кулланганда кан басымын нормальләштерә; 4) диңгез кәбестәсе майларга кан тамыры тышчасына утырырга мөмкинлек бирми.

1 май (сишәмбе). Шәгъбән аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 20.45 сәгатьтә калка, 5.10 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.20 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәләрне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзләргә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы. Бүген борчак, фасоль, редис, чәчәк кәбестә, кишер, чөгендер чәчәргә, теплицага кыяр, татлы борыч, томат, баклажан үрентеләрен чыгарып утыртырга, иртә өлгерә торган бәрәңге утыртырга була.

Гөлҗимеш чәе

10 гөлҗимеш җиләген термоска салып, өстенә кайнар су агызалар да, 1 тәүлек төнәткәч, көн буена чәй урынына эчәләр. Мондый төнәтмә организмны чистарта, бавырны тынычландыра, иммунитетны ныгыта.

2 май (чәршәмбе). Шәгъбән аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 21.53 сәгатьтә калка, 5.36 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.24 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр сис­темасы, бил, бөерләр, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин. Бүген суган, редис, салат, берьеллык һәм күпьеллык чәчәкләр чәчәргә, йөзем белән каен җиләге утыртырга ярый.

Карабодай бавырны чистарта

Кич 1 аш кашыгы карабодай ярмасын 3 аш кашыгы суга салып калдыралар, ул бүртә. Иртән артык суын түгәләр дә, 1 аш кашыгы зәйтүн мае кушып, ач карынга ашыйлар. Аннары 2 сәгать буе ашарга ярамый. Дәва курсы - 30 көн. Ярманы ашар алдыннан клизма ясау яхшы. Ай буе вегетариан диетасы тотарга киңәш ителә. Болай дәваланганда, бавыр юллары, үт куыгы чистара, вак ташлар чыгарга мөмкин, бавыр тынычлана, ялкынсынуы бетә. (Дәвалана башлаганчы, табиб белән киңәшләшү зарур!)

3 май (пәнҗешәмбе). Шәгъбән аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 22.54 сәгатьтә калка, 6.08 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.28 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмас­ка, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланыр­га кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

4 май (җомга). Шәгъбән аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 23.47 сәгатьтә калка, 6.47 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.33 сәгать.

Үткән көнгә бирелгән киңәшләр саклана. 4-6 майда чәчелгән кыяр, ташкабак, кабак, борыч, борчак, фасоль, чөгендер, кишер, петрушка, сельдерей, редис стрессларга чыдам, бозылмыйча озак саклана торган булачак.

Әфлисунлы бавыр салаты

Тавык бавырларын 2 өлешкә бүлеп зәйтүн маенда кыздыралар, 100 г ак йөзем шәрабы өстәп, сыеклык парга әйләнеп беткәнче пешерәләр, әз генә бәлзәмле серкә, 1 чәй кашыгы бал кушып, тагын кыздыралар, чистартылган әфлисун телемнәре, тоз, борыч өстиләр. Җылы бавырны тәлинкәләргә бүлеп, өстенә төрле салат яфраклары, бераз гына пармезан сыры кырып салалар, әз генә зәйтүн мае сибәләр.

Алсу Зәйдуллина

http://madanizhomga.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Айга кырын карама