Почтаның төп нигезе – почта таратучылар
Балтач районы Татарстан почтасы буенча бөтен шәһәр һәм районнар арасында укучыларга иң бай район булып тора
Кайчандыр кырмыска оясы кебек гөрләп эшләп торган район почта бүлегендә бүген хәлләр башкачарак. Бу оптимизация җиленең кыскартулар алып килүе белән бәйле. 2023 елның апрель аеннан Балтач почтасы Сабага кушыла һәм хәзер алар Саба районара почтамты булып йөриләр. Бүгенге көндә өч районның җитәкчесе Рафил Заһидуллин. Биредә килеп чыккан бөтен төр сорауларны, проблемаларны тырыш белгечләр белән бергэ хәл итәбез, ди җитәкче.
Бүгенге көндә почта элемтәсе системасы халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә билгеле урын алып тора. Почта хезмәткәрләре элегрәк газета-журналлар, телеграммалар, пенсия тарату белән генә шөгыльләнсә, бүген исә хезмәт күрсәтү төрләре арта бара. Район буенча барлыгы 23 почта бүлекчәсе бар, аларда 107 кеше хезмәт куя, шуның 63е хат ташучылар. Эшләре никадәр генә авыр булса да, үз хезмәтләренә тугры калып, бик озак еллар эшләүчеләр дә бар.
Балтач бүлегендә әйдәп баручы белгеч булып эшләүче Кадрия Минһаҗева — 40, Югары Шубан почта бүлекчәсе начальнигы һәм почта таратучысы Раушания Садыйкова — 35, инструктор Ләйлә Ибәтуллина һәм Борнак почта бүлекчәсе начальнигы Гөлфирә Әхмәтханова — 34әр ел, Яңгул почта бүлекчәсе начальнигы Римма Хәбриева — 30, Чепья почта бүлекчәсе почта таратучысы Екатерина Зәйнуллина — 26, әйдәп баручы экономист Рәмзия Хисамиева — 23 ел, кладовщик Зөлфия Әхмәтгалеева, шофер Азат Гатиатуллин 20 ел гомерләрен почта хезмәтендә эшләүгә багышлаган.
Авыл бүлекчәләре арасында эшләрен аерым атап үтәрдәйләре дә бар, алар — Бөрбаш, Яңгул, Шубан, Салавыч, Кили, Куныр, Чепья, Борнак, Субаш.
Шоферларның һәм озатып йөрүчеләрнең (сопровождающий) эшен дә бик югары бәялиләр биредә. Озак еллар хезмәт куючы шофер Азат Гатиятуллин, яңа гына эшли башлаган шофер Раил Газизуллин, пенсия, пособиеләр түләнгән чорда акчаларның бөтенлеге өчен җавап бирүчеләр Илдар Сабиров белән Марат Кузьмин тырышлыклары белән коллективта хөрмәт казанган хезмәткәрләр.
Хезмәтләре күләгәдә кала торган кешеләр — ул сортировкада эшләүчеләр. Наилә Михайлова белән Фәүзия Гарипова почтага килгән газета-журналларны, хатларны һәм башкаларны аралап, тәртипләп торалар.
Үз эшенә бик җаваплы караучы, хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, бик төгәл хезмәткәрләр, дип төп кассир Гөлфия Нуриеваны, кладовщица Зөлфия Әхмәтгалеева, белгеч Илфира Сибәгатуллина, хуҗалык эшләрен башкаручы Илшат Шакирҗановны атадылар.
Почта таратучылар арасында инде озак еллар эшләүчеләр белән беррәттән яңа хезмәткәрләр дә бар икән. Алар — Балтач бүлекчәсеннән Зөлфия Хафизова, Смәел бүлекчәсеннән Раилә Сәләхиева, Нөнәгәр бүлекчә начальнигы Сөмбелә Кәлимуллина.
Авыл почтальоннарының хезмәтен аерым ассызыклап үтәләр биредә. Көн саен авыр сумкаларын күтәреп, күпме чакрым юл үтеп, аны таратырга да кирәк. Шуңа да бездә көчле ихтыярлы кешеләр генә озак еллар эшли ала, диләр. Кенә почта бүлекчәсеннән Наташа Мөхәммәтҗанова, Шубаннан — Раушания Садыйкова, Карадуганнан — Әлфия Шакирҗанова, Кече Лызидан — Нина Парамонова, Нөнәгәрдән — Гөлнур Абдуллина, Комзаводтан — Земфирә Сәмигуллина, Салавычтан — Илүзә Миннемуллина, Бөрбаштан — Фәния Малова, Борнактан Людмила Корнилова хезмәтләрен аерым мактап әйтеп уздылар.
Бу урында укучыларыбыз игътибарын шуңа юнәлтәсе килә, кыскартулар булганнан соң, почта авылларга көн саен түгел, ә дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә генә килә башлаган.
— Безнең почтаның төп нигезе булып почтальоннар тора, — ди Кадрия Минһаҗева. — Аларның эшен җиңел дип әйтмибез, бик авыр. Елның төрле фасылында, төрле һава торышында алар үз вазыйфаларын башкаралар. Моннан тыш яңа төр хезмәт күрсәтүләр гел-гел килеп кереп тора. Шулай ук почтальоннарга сату планы да куела. Таратасы газета-журнал, пенсия һәм пособие акчаларыннан тыш, алар хәзер төрле төрдәге товарлар сату белән дә шөгыльләнә. Моны аңламаучылар да юк түгел. Ләкин шуны искәртәсе килә, ерак авылларда ялгызы гына яшәгән өлкәннәр яки кибете булмаган авыллар бар, шундый җирлекләрдә почта өләшүчеләрнең чәй, сыек май һәм башка төр товарлар да тәкъдим итүләре зур плюс кенә булып тора. Шулай ук аларда сатуда Почта бренды товарлары да күптөрле.
Бүгенге көндә почта бүлекчәсендә мөлкәтне, машиналарны да иминиятләштереп була икән. Шулай ук алынган даруларның да акчасын кире кайтару буенча эшлибез, диләр. Мәсәлән, кеше үзен 1000 сумга иминиятләштерә дә, 15 мең сумга кадәр дару акчасын кайтара ала. Бу мөмкинлектән 18-75 яшьлек райондашларыбыз файдалана ала. Иминият акчасын табиб язган рецепт буенча алынган дарулар өчен, бер рецепт буенча 2000 сумга кадәр генә кайтарып була. Шулай ук һәр упаковка өчен аерым процент кайтарыла. Бу иминият хроник авыруларга кагылмый. Болардан тыш ЕМС хезмәте күрсәтәләр, ягъни халыкара почта корреспонденциясен экспресс ысул белән алып барып җиткерәләр. 1 класслы булган заказларны да кабул итәләр һәм тиз арада адресатына тапшыралар. Гадәттәгечә, посылка, переводлар да эшлиләр, быел СВОга гуманитар ярдәм җибәрү буенча да нәтиҗәле эшләгәннәр. Шулай ук көн саен алар коммуналь түләүләр, ДАИ юнәлешендәге, балалар бакчасы түләүләрен дә кабул итәләр. Товарлар белән тәэмин итүдә сатып кына калмыйча, товарны өйгә китереп бирү хезмәтен дә башкаралар. Мәсәлән, капчыклы әйберләр — комбикорм, шикәр комы, он, шулай ук суыткыч, телевизор һәм башкалар.
— Газетага күбрәк лаеклы ялдагы өлкәннәр языла, — ди Кадрия Минһаҗева. Балтач районы Татарстан почтасы буенча бөтен шәһәр һәм районнар арасында укучыларга иң бай район булып тора. Почта таратучылар яшьләрне дә өнди газета-журналларга язылырга. Нәтиҗәсе дә юк түгел. Шуңа да бүгенге көндә әлеге зур коллективка эшләргә килергә теләүчеләр булса, аларга төп сыйфатларны да атап үттеләр. Иң беренче чиратта ул кеше ышанычлы, гадел булырга, акчага кызыкмаска тиеш, чөнки алар кулы аша бик күп кенә акчалар уза. Эшен ярата, кеше белән аралаша белә торган хезмәткәр булуы зарур.
Кадрлар кытлыгы да булып тора биредә. Бүгенге көндә, мәсәлән, Арбор почта бүлекчәсендә эшләргә кеше кирәк.
Сөенечле хәбәрләре дә бар, биш авыл почта бинасында ремонт эшләре башкарыла, киләчәктә анда эшләүчеләр халыкны матур, якты, уңайлы биналарда кабул итәчәкләр. Бу — Нөнәгәр, Чепья, Смәел, Куныр һәм Иске Көшкәт авылларында.
Күп районнарда почта бүлекләре ябыла, я эшләргә кеше юк, дигән сәбәп килеп баса, я эшләре үз-үзен акламый һәм башкасы. Безнең районда әле бу яктан хәлләр алай ук начар түгел. Почталар киләчәктә дә сакланып калынсын иде, ә моның өчен халыкның да почта хезмәтен аңлап, аларга кергән яңалыкларга йөз белән борылулары кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев