Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Политолог: Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр пенсиянең солидар системасын беркетә

Сергей Марков фикеренчә, Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр Россиянең статусын социаль дәүләт буларак ныгытырга тиеш.

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Диана Авакян). Россия Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләр пенсиянең солидар системасын беркетә. Бу илнең статусын социаль дәүләт буларак ныгытачак. Бу хакта «Татар-информ»га Сәяси тикшеренүләр институты генераль директоры, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Сергей Марков әйтте. 

«Шул рәвешле Россиядә һәр кешенең үз-үзенә пенсия туплау системасы, ягъни тупланма модель системасы юкка чыгарыла», — дип билгеләп үтте ул.

Сәясәтче медицина хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген тәэмин итүне дәүләткә йөкләүне, төзәтмәләрдә тәкъдим ителгән тагын бер мөһим өлеш дип атады

«Миңа калса бу вазгыять [коронавирус] АКШ кебек илләр сайлаган юлның дөрес булмавын күрсәтте. Болар бик бай илләр, әмма алар дәүләт күләмендәге солидар медицинаны түгел, ә иминият медицинасы системасын сайлады. Бу АКШның дөньякүләм эпидемия үзәгенә әверелүнең бер сәбәбе булды», — диде агентлык әңгәмәдәше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конституциягә төзәтмәләр Россия конституциясе