Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Полкның сафлары арта

9 Май - Җиңү көнендә Бөтенроссия «Үлемсез полк» хәрби-патриотик акциясенә кушылып, Казанда 45 мең кеше Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары-якыннарының фотосурәтләрен күтәреп урамнарга чыкты.

Ел саен Бөек Җиңү көненә багышланган тантаналар Мәскәүнең Кызыл мәйданында -- зур шәһәрләрдә дә, кечкенә районнарда да, шулай ук Кыргызстан, Украина, Грузия, Греция, Болгария кебек бик күп ерак һәм якын чит илләрдә дә үткәрелде. Татарстанда «Үлемсез полк»та Казан гына түгел, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Бөгелмә һәм башка шәһәр, районнарда да меңләгән кеше катнашты.
Тыныч күк йөзе өчен канлы көрәштә гомерләрен биргән, сәламәтлекләрен югалткан тулы бер буынны искә алу максатыннан оештырылган «Үлемсез полк» акциясе тәүге тапкыр 2007 елда Төмәндә уздырыла, 2008 елда - Томскида, шулай елдан-ел акрынлап бөтен илне үз рәтләренә бастыра. Үткән ел Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткәндә ул 1200 шәһәрдә барлыгы 12 миллион кешене җыйды, Татарстан да аннан читтә калмаган иде. Әмма быелгы чара аеруча колачлылыгы белән аерылып торды: Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин җитәкләгән «Үлемсез полк» колоннасында 700 меңгә якын кеше атлавы мәгълүм.
Бу чара безнең районда да бик оешкан төстә узды. Балтачтагы «Үлемсез полк» колоннасы турында алдагы сәгатьләрдә язган идек инде. Хәзер сезнең игътибарга Сосна авылында үткән «Үлемсез полк» акциясеннән фотолар тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250