Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пособие түләүгә гаризалар бүгеннән кабул ителә

1 июльдән йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан һәм авыр финанс хәлендә булган булачак әниләрдән, шулай ук 8-17 яшьлек балалар тәрбияләүче ялгыз ата-аналардан гаризалар кабул ителә башлый.

Булачак әниләр өчен пособие күләме өлкән кешенең төбәктәге яшәү минимумының яртысын тәшкил итәчәк, ә ялгыз ата-аналарга пособие балага төбәктәге яшәү минимумының яртысы күләмендә түләнә.

Әлеге түләүләрнең операторы булып Русия Пенсия фонды тора. Бу дәүләт ярдәме чараларын алу өчен Пенсия фондына "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша, я Пенсия фондының территориаль бүлегенә үзең барып, гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

"Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында кайбер категориягә караучы гражданнар өчен башка ярдәм чаралары да бар. Аларның һәркайсы белән илнең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы сайтында танышырга мөмкин, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балаларга пособиеләр