Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Посылкалар модадамы? (+фото)

Күпләрегез, уйлап та тормыйча юк, дип җавап бирер. 

Ә мин килешмим. Нинди чорда яшәсәк тә, ул үз актуальлеген югалтмый. Гомумән, посылка алу һәм ачу – дулкынландыргыч бер вакыйга. Бу бәхетне үз гомерендә бер тапкыр гына булса да татып караган кеше моның шулай икәнен белә. 
Күптән түгел, очраклы рәвештә,Чепья почта бүлекчәсендә якыннарына бәйрәм алды посылкаларын җибәрүчеләр белән очрашырга туры килде. Аларның хис-кичерешләре хакында да сорамый кала алмадым. Мәсәлән, Чепьядан Антонида Чернова Новороссийск шәһәрендә яшәүче улына, Ираида Абрамова Ростовка апасына, ә Улисьялдан Анатолий Федоров Мәскәү шәһәренә, оныкларына посылка җибәрде. 
Анатолий абыйның өч кызы бар. Барысы да гаиләле. Мәскәүдә яшәүче кызының 3 малае бар. “Оныкларымнан бәйрәмгә нинди бүләк җибәрим дигәч, янгын сүндерү машинасы диделәр”, ди Анатолий абый. 
Хәер, посылкада бер машина гына түгел, бик күп тәм-том һәм, иң мөһиме, безнең җирлекнең визит карточкасы булган чәк-чәк тә бар иде. 
 

Анатолий Федоров, аның гаиләсе хакындагы җылы язма белән “Хезмәт” газетасының Яңа ел саннарында таныша алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев