Продукциясен чит илгә сатучы 530 Татарстан эшмәкәренә ярдәм күрсәтелгән
Узган ел Татарстанда үз продукциясен чит илгә сатучы 530 эшмәкәргә ярдәм күрсәтелгән.
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). 2019 елда «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативаларына ярдәм итү» илкүләм проекты буенча, Татарстанда үз продукциясен чит илгә сатучы 530 эшмәкәргә ярдәм күрсәтелгән.
Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын ташламалы финанслар белән тәэмин итүгә — 935 миллион сум, ә гарантияле ярдәм буларак 1,4 миллиард сум юнәлдерелгән.
Үткән ел республикада, илкүләм проектны тормышка ашыру кысаларында, 94 компания экспортка эшли башлаган. Алар бүтән илләргә азык-төлек продукциясе, төзлеш материаллары, медицина эшләнмәләре сата.
2019 елда Татарстанда 60 меңнән артык кеше үзмәшгуль булып теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев