Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Профилактика эшендә активлык күрсәтелә

Районда даими рәвештә экстремизм, терроризм буенча аңлату эшләре алып барыла, профилактик чаралар да еш үткәрелә. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә әледән-әле бу турыда сөйләшүләр, тәрбия сәгатьләре, ә яшь һәм урта буын өчен авыл китапханәләрендә, мәдәният йортларында түгәрәк өстәлләр, лекцияләр уздырыла.

Күптән түгел район советының утырышлар залында юридик, мәгариф, мәдәният өлкәсендә, социаль тармакларда эшләүчеләрнең үзләре өчен дә Казан федераль университетының конфликтология кафедрасыннан килгән Әмир Нуриев лекция укыды.
Профилактика эшендә полиция хезмәткәрләре дә зур активлык күрсәтә. Норма урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучылары өчен участок вәкиле Раушан Зариповның түгәрәк өстәл артында "Экстремизмга юл юк" дигән әңгәмәсе моңа бер дәлил. Нәкъ менә шундый кара-каршы сөйләшү вакытында тормыш куркынычсызлыгы турында әһәмиятле фикер-тәкъдимнәр яңгырый. Шулай ук полиция хезмәткәрләре мәктәпләрдә тәрбия сәгатьләре вакытында чыгышлар ясыйлар, әти-әниләр җыелышында да бик теләп катнашалар.
Фото: http://cs625526.vk.me/v625526208/35a8a/4k6DFZpnPKg.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250