Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Психолог балалары белән дус булырга теләүче әти–әниләргә 5 киңәш бирде

Балалары белән дус булырга теләүче әти–әниләргә психология фәннәре кандидаты Наталия Ширковадан биш киңәш:

1.Балагызны беркайчан да башка дуслары белән чагыштырмагыз. “Син – начар, ул – яхшы” дип әйтә күрмәгез. Бик тә чагыштырасыгыз килсә, “минемчә, син моны яхшырак (начаррак) эшлисең” дип әйтергә мөмкин.

2. Баланың шәхси әйберләрен актармагыз. Әгәр аерым бүлмәсе бар икән, бу аның – киңлеге. Сез берни әйтмичә, аның оекбашларын җыеп куйдыгыз, ә бу аңа ошамады, ди. Балагызның ниндидер әйберен алырга яки бүлмә ишеге ябык булганда, керергә телисез икән, башта рөхсәт сорагыз. Моннан үсмер үзенә карата хөрмәтне аңлар.

3. Социаль челтәрдә утырганда, тикшерергә җитди сәбәпләр булмаганда, аны күзәтмәгез. Шәхси көндәлеген актармагыз, телефонындагы смсларын укымагыз.

4. Балагыз алдында укытучысын, башка гаиләгә күчкән әтисен хурламагыз. Барлык укытучылар да фәрештә түгел, әмма, синең укытучың берни дә белми дип, яманламагыз. Әгәр хурласагыз, дәрәҗәсен төшерәчәксез. Әтиең начар дип әйтүдән дә файда юк. Холкыбыз буенча бер–беребезгә туры килмәдек, шуңа аерылыштык, дип аңлатырга мөмкин.

5. Балага җәза бирү өчен, аның шәхси әйберләрен, телефонын алмагыз. Күп кенә балалар интернетта үзләрен ялгыз хис иткәнгә, үзләренә ышанмаганга, күңелләрендә борчу булганга озак утыра.

Ватаным Татарстан

Фото pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала тәрбияләү