Пүскән авылыныӊ карты-яше, әбие һәм бәбие шимбә көнне кич белән Яӊа елны каршылау бәйрәменә җыелдылар.
Яӊасын каршы алганчы, искесен, бәрән елын озатасы бар бит әле. Узып бара торган ел безгә начар булмады, диләр пүскәнлеләр. Олырак абзый,: - «Бездә элек сарык халыктан 20 мәртәбә артык иде, шулай булгач, безне якын күргәндер, ел начар булды, дип әйтә алмыйбыз», - дип өстәде.
Җыелырга клубы булмаган авыл үз күӊелләрен үзләре күреп, бик матур бәйрәм оештырганнар. Район мәдәният үзәгенеӊ күчмә концерт төркеме дә тырышты, уенннар оештырды, бергәләшеп җырладылар, биеделәр. Бию дигәннән, бу авылда татарча «чабата» биюен балалар бик теләп һәм җиренә җиткереп башкара икән.
Элекеге мәктәп бинасы каршында оештырылган бу бәйрәм һәркем өчен зур буләк булды. Бәлки, артык чыгымнар тотмыйча, әлегә клуб буларак шушы мәктәп бинасын файдалануны уйларга кирәктер. Ни дисәӊ дә, халкы азрак булган авылларда олысы, кечесе сәнгатьтә дә, спортта да активрак катнаша бит.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев