Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пукшинер авылы егете Алабуга көллиятенә имтихансыз керәчәк

Пукшинер авылы егете – 16 яшьлек Ислам Әсхәдуллин Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенә сынауларсыз керәчәк.

Үсмерләр арасында узган «Алло, без талантлар эзлибез» дигән бәйгедә катнашып, сертификат белән бүләкләнгән ул. Хәзерге вакытта волонтерлык белән шөгыльләнә.

– Укырга керү өчен сертификат минем өчен көтелмәгән булды. Көллият заманча, миңа бик ошады. Башка техникумга түгел, укырга шунда барачакмын, – ди 9 нчы сыйныф укучысы Ислам Әсхәдуллин. – Мин 4 яшемнән сәхнәдә инде. 2 нче сыйныфта Балтач сәнгать мәктәбенә укырга кердем. Дүрт ел дәвамында баян һәм вокал белгечлекләре буенча белем алдым. Ерак дип тормадылар, әти-әниләр район үзәгенә йөртте. «Балтач кызы, егете» бәйгесендә – Гран-при иясе, Римма Ибраһимова исемендәге бәйгедә лауреат булдым. Киров өлкәсендә узган конкурсларда 1 нче урынга ирештек. Җитәкчем – Сәрдек авылы клубы мөдире Рәйхана Низамова. Быел ул «Мәдәният өлкәсендәге уңышлар өчен» медале белән бүләкләнде. Төрле бәйгеләргә йөрткән өчен аңа бик зур рәхмәт.

Алабугада узган бәйгегә сыйныфташы Нәргизә Гайнуллина, 15 яшьлек Алидә Тәбрисова белән барган икән. Алар «Әй, чабата» биюен уңышлы башкарып, өченче урын алган.

Узган ел һөнәри осталык бәйгесендә кирпеч салу, машина белән сыер саву операторы, пешерү юнәлешләрендә көчен сынаган. Татар халык ашлары компетенциясендә җиңеп, «Алдынгылар» слетында депутатларга гөбәдия ясау үрнәген күрсәткән. Гөбәдия пешерергә башлангыч сыйныф укытучысы Гөлсинур апасы өйрәткән икән. Ислам әнисенә ашарга пешерергә генә түгел, сыер саварга да булыша.

Бер минут вакытын да бушка үткәрми. Хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә яндыру өчен сыеклык (розжиг) әзерли. Авылдашлары сөт шешәләре белән ярдәм итә икән. Солдатларга ризык әзерләргә, җылынырга мөмкинлек булсын дип тырыша.

–  11 генә йорт булса да, авыл гөрләп тора. Дөньядан артта калган дип, бер дә әйтеп булмый. Авылдашлар районга барып эшли. Бер егет мобилизацияләнгән иде, әле менә ялга кайтты. Монысы да – бер сөенеч. Көн саен Сәрдек авылындагы дуслар белән репетицияләргә йөрибез, – ди Ислам.

Сәрия Мифтахова

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ислам