Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пүскән әбиләре Көектә кунакта (+фото)

Шөкер, дуслар, әле картаймадык, Өлкәнәйдек кенә нибары...

Картлар көне, диләр, без карт түгел,

Без бит әле бары өлкәннәр.

Балалар да безнең арттан бара,

Оныклар да үсеп җиткәннәр...

 

Шөкер, дуслар, әле картаймадык,

Өлкәнәйдек кенә нибары...

Өлкәннәр көне... Быел бигрәктә моңсу, ямансу. Еллар алга чапкан өчен түгел, илгә килгән кайгы-хәсрәт бездә дә авыр хисләр уята. Кулларыбыз белән, ниндидер эшләребез белән, бу авыр хәсрәтне җиңеләйтә алмасак та, без өлкәннәр догада булыйк. Аллаhка ялварыйк, Аллаhтан сорыйк, бары ул гына барысын да белүче һәм ярдәм итүче.

Тормышларыбыз, әлхәмдүллиллаһ. Өлкәннәребезне дә хөрмәтләп, Аллаhның биргән нигъмәтләренә шөкер итеп, илебезгә тынычлык-иминлек теләп, бер җыелышасыбыз килде. Мәчеткә җыелып бу мәсьәләләрне күтәреп, елап утырып булмый бит инде. Клуб юк. Аптырадык. Әллә берәребезнең өендә җыелыйкмы икән диеп уйланып йөргәндә...

Аллаһның рәхмәте чиксез... үзебезнең авылда сөт җыючы, Көек авылы егете Рәис, безне – Пүскән әбиләрен Көек тау башындагы өенә кунакка чакырды. Безнең анда җыенуыбызны ишетеп, авылыбызның кибет хуҗасы Гөлфия апа: “Үзем ярдәм итәрмен”, - диде. Аңа нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, аз булыр. Безгә эшләгән изгелекләре үзенә меңе белән кайтсын.

2 октябрь. Дүрт машина белән Көек авылына бардык. Табигатьтә көз. Безнең күңел халәтен аңлагандай, көзге вак яңгыр сибәли. Аннан кисәк кенә көчәеп китеп котырып ява башлый да, кабат әкренләп сибәләүгә күчә. Тау башындагы хозурлыкка таң калырлык. Шушы вакытта кызарып өлгерә торган баланнар, тирә-якка соклангыч төс өсти. Ләкин аларда бүген, тәлгәшләрен аска игән. Кып-кызыл тәлгәшләрдән тамган яңгыр тамчылары күз яшьләрен хәтерләтә.

Җыйнак, чиста, пөхтә өй эченә узабыз. Сәлам биреп кереп, дога кылганнан соң Корьән ашын башлап җибәрдек.

Вәгазь сөйләдек: илне саклау – иманнан... Кардәшлек хакы -  бүген ишекләреннән кайгы-хәсрәт ачысы кергәннәрнең хәлен белик, кулыбыздан килгәнчә ярдәм итик... Аллаһ хакын үтик- гыйбәдәтләребезне арттырыйк...

Корьән укып, дога кылдык. Йә Раббым. Дөньяларыбыз тыныч, илләребез имин булсын. Сугыш афәтләрен күрсәтмә. Беребезгә дә балалар, кияү-киленнәр, онык-оныкчыклар исәп-хәсрәте күрергә насыйп итмә! Дөнья вә ахирәт байлыгы бир, Син кушканнарны үтәп, тыйганнарыңнан тыелып яшәүләребезне насыйп ит...

Безне хөрмәтләп, Корьән ашын зурлап, Гөлфия апаның биргән сәдәкаләрен Аллаһы Тәгалә  какбул итсен. Шушы  сәдәкаләрне алып кайтып, безгә биргән вакытта күңелендә  нинди изге ниятләре, максатлары булган булса, Аллаһы Тәгалә шул ниятләренә, максатларына ирешергә насып итсен. Сәдәкаләргә дога кылганнан соң, Корьән ашы табынына утырдык.

Табын искиткеч, никадәр сый-нигъмәт... Әлхәмдүлилләһ! Шушы табынны коруга булышкан “Раил” кафесы пешекчеләренә дә зур рәхмәт. Шушы Корьән ашына җыелуыбыз , табындагы муллык – болар барысы да Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән зур нигъмәте.

Быел игеннәребез күкрәп уңды, печән-салам мулдан булды. Ә бакчаларыбыздагы җиләк-җимеш, яшелчә ишелеп уңды. Ә без шушы нигъ мәтләрне күрә белик, бу нигъмәтләрне бирүче Аллаһ икәненә инаныйк һәм Аллаһка мең-мең шөкерләр итик. Гошер сәдәкаләре биргәндә саранланмыйк. Чын күңелдән Аллаһ ризалыгы өчен дога кылыйк. Шушы нигъмәтләрне, исәп-хәсрәтләр күрмичә, гаиләбез, якыннарыбыз, кардәшләребез белән бергә кулланырга насыйп ит, бердәнбер Аллам. Ачлык-ялангачлыктан, сугыш афәтләреннән имин кыл. Йә Раббым! Үзеңнән башкаларга мохтаҗ итмә!

Без бу җыелуыбызда Аллаһы Тәгаләне зурлдадык, Аннан гына сорадык, Аңа гына ялвардык, күп догалар кылдык. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. “Дога – гыйбәдәтнең җелеге”, - дигән. Догада булыйк!

Шушы язмамнан файдаланып, беренчедән , шушы Корьән ашында катнашкан һәркайсыбыз исеменнән: Рәис кә бик зур рәхмәт диясе килә. Аның мичтә пешергән коймаклары гына да ни тора.

Икенче рәхмәтебез – шушы колхоз биргән зур бүләкне һәрберебезгә матур сүзен,  вакытын кызганмыйча өләшеп йөргән, авылыбызда вакытлыча бригадир вазифасын башкаручы Венера Асылбик кызына.

Җанны җылытырга бер җылы сүз җитә. Хак тәгалә барыбызны да хәерле иман байлыгы белән бүләкләсен. Күңелләребезгә тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек, башларыбызга камил акыл, тормышларыбызга бәрәкәт бирсен. Дөньяларыбыз тыныч, илебез имин булса иде.

Йә Раббым! Ихластан кылган гамәлләребезне Үзең киң рәхмәт илә кабул кыл. Әмин.

Гыйльмуллина Халисә,

Пүскән авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев