Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Путин белән турыдан-туры линиядә Татарстан хакимиятен социаль челтәрләрдә халык белән аралашулары өчен мактадылар

Россия Президенты регионнар җитәкчеләренә гражданнар белән ешрак аралашырга тәкъдим итте.

РФ Президенты Владимир Путинның турыдан-туры линиясендә алып баручы Наилә Аскер-Задә Татарстанны хакимиятләр халык белән турыдан-туры эфирларны даими үткәрә торган төбәк буларак үрнәк итеп куйды.

Ни өчен губернаторларның һәм регионнар җитәкчеләре Россия Президенты кебек туры линияләр үткәрмәве турында ММЧ буенча Президентка җибәрелгән сорауны укыгач, алып баручы Наилә Аскер-задә Татарстанны телгә алды. Республика - хакимиятләр социаль челтәрләрдә гражданнар белән даими рәвештә туры эфирлар үткәрә торган төбәкләрнең берсе, дип билгеләп үтте телетапшырулар алып баручы.

"Сүз уңаенда, кайбер төбәк башлыклары мондый аралашуны оештыра инде, дөрес, нигездә, социаль челтәрләр аша. Мондый тәҗрибә Мәскәүдә, Татарстанда, Петербургта һ.б.",-диде Аскер-задә.

Владимир Путин хакимиятләрнең гражданнар белән турыдан-туры аралашу мөһимлеге белән килеште. Аның фикеренчә, мондый коммуникацияләр ярдәмендә җитәкчеләр иң актуаль проблемаларны билгели һәм тормышның мөһим өлкәләрендә үзләренең гамәли эшчәнлекләренә төзәтмәләр кертә ала..

«Мин төбәк җитәкчеләренә гражданнар фикеренә колак салырга киңәш итәр идем", - дип нәтиҗә ясады президент.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 19 маенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстан 24" телеканалы эфирында турыдан-туры трансляция кысаларында татарстанлыларның сорауларына җавап бирде.

#ПрямаяЛинияПутин #Татарстан #Экономика #ЖКХ #Школа

kazved.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Путин туры линия