Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Путин Казанда: Чемпионат WorldSkills тарихында онытылмаслык вакыйга булды

Президент Future Skills компетенциясенең кызыксыну уятканын билгеләп узды.

(Казан, 27 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казанда эшче һөнәрләр буенча узган чемпионат WorldSkills хәрәкәте тарихында онытылмаслык вакыйга булды. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанда 45нче дөнья чемпионаты ябылу тантанасында шулай дип белдерде.

Илбашы дөньяның иң яхшы осталары ярышлары Россиядә беренче узганын искәртте. "Чемпионат WorldSkills хәрәкәте тарихында онытылмаслык, гаҗәеп тамаша булды", - диде.

Путин чемпионатның Россия мәгариф системасының мөһим элементы булганын билгеләп узды. "Без көллиятләрне үзгәртәбез, балаларга техник иҗат белән шөгыльләнү өчен дөньяда тиңе булмаган мөмкинлекләр тудырабыз", - диде ул.

Илбашы беренче тапкыр мәктәп укучылары һөнәри осталыгын күрсәткәнен, шулай ук Future Skills компетенциясенең кызыксыну уятканын билгеләп узды.

"45 нче чемпионат тәмамлана. Безнең гомуми җаваплылык шул: барлык илләр гражданнары өчен чемпионатның мирасын саклап калу һәм куллану. Яшенә һәм сәламәтлек торышына карамастан, һәркем үз мөмкинлекләрен күрсәтерлек, үз үсеш һәм өйрәнү юлын сайларлык, кирәкле күнемәләр алырлык булсын", - диде.

Президент Россиянең кадрлар әзерләүнең өзлексез, ачык, үтемле, аңлаешлы системасын булдырырга әзер булуын искәртте. "Бергә тотрыклы үсеш алып, технологик дәвер каршылыкларына, таләпләренә җавап бирә алачакбыз", - диде.

 

Фото: Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: WorldSkills Kazan 2019