Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Путин Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирәчәк

Бөек Ватан сугышы елларында Казан фән һәм сәнәгатьне берләштерү үзәгенә әйләнә.

Россия Президенты Владимир Путин «Җиңү» оештыру комитетының Бөек Ватан сугышы елларында Җиңү чыганагы булган Россиянең 20 шәһәренә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү турындагы тәкъдимен хуплады.

«Минем фикеремчә, хезмәттәшләребезнең берьюлы 20 шәһәргә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирү тәкъдимен тормышка ашыруга берни дә комачауламый. Монда аргументлар ачык һәм федераль закон тәртибенә һәм критерийларына тулысынча туры килә. Хәрби һәм гражданлык продукциясен өзлексез җитештергәннәре өчен бу шәһәрләрнең предприятиеләре берничә тапкыр Дәүләт Оборона комитеты орденнары яки Кызыл байракларына лаек булды. Шәхси батырлык, халыкның хезмәт батырлыгының күп санлы фактлары документаль рәвештә расланган», – дигән Владимир Путин.

«Түбән Новгород, Екатеринбург, Чиләбе, Самара, Пермь, Түбән Тагил, Саратов, Омск, Казан халкын котлыйм...», – дип санап киткән дәүләт башлыгы.

Россия Президенты «Хезмәт батырлыгы шәһәрләре» исемен бирү өчен барлык кирәкле документларны да якын арада имзалыйм, дип билгеләп үткән.

Оештыру комитеты утырышында хәбәр ителгәнчә, сугыш елларында Казан фән һәм сәнәгатьне берләштерү үзәгенә әйләнә. Ул елларда бөтен дөньяда аналоглары булмаган Пе-8 бомбалаучы чыгару моның ачык дәлиле булып тора.

Бөек Ватан сугышы вакытында Казанда 200гә якын предприятие хәрби продукция чыгара. Алар самолетлар, реактив двигательләр, «Катюша» өчен дары һәм Кызыл Армия сугышчылары өчен кием-салым ясаганнар. Бөек Ватан сугышы вакытында Казанда СССР Фәннәр Академиясенең фәнни институтларының өчтән бер өлеше эвакуацияләнә.

Фото: РФ Президенты Матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Путин Казан Бөек Ватан сугышы