Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Путин: Күп балалы гаилә дәүләт стратегиясе ориентирына әверелергә тиеш

Президент кайбер илләрдә әхлак нормаларын, гаилә институтларын белеп җимергәннәрен, тулы бер халыкларны юкка чыгуга этәргәннәрен билгеләп узды. Ләкин Россия «тормыш яклы», традицион кыйммәтләрне алга сөрә.

Россия Президенты Владимир Путин ВДНХда «Россия» халыкара күргәзмә-форумында Гаилә елына старт бирде. Гаилә кыйммәтләре һәм дәүләттән ярдәм турында ул Федераль җыенга еллык юлламасында сөйләде.

«Мәхәббәт, үзара ярдәм һәм ышаныч кыйммәтләре гаиләдә буыннан-буынга тапшырыла, нәкъ мәдәният, традицияләр, тарих, әхлакый нигезләр кебек үк. Гаиләнең төп бурычы – балалар тууы, кешелек дәвамы, балалар тәрбиясе, димәк, бөтен күп милләтле халкыбызның дәвамы», – диде Путин.

Президент кайбер илләрдә әхлак нормаларын, гаилә институтларын белеп җимергәннәрен, тулы бер халыкларны юкка чыгуга этәргәннәрен билгеләп узды. Ләкин Россия «тормыш яклы», традицион кыйммәтләрне алга сөрә.

«Россия дә, күп кенә башка дәүләтләр дә балалар туу күрсәткечләре кимү белән очраша. Демографлар бу каршылык гомумдөнья социаль, икътисади, технологик, мәдәниятләр һәм кыйммәтләр үзгәреше белән бәйле дип аңлата. Күп кенә яшьләр карьера төзи, көнкүрешен кайгырта, ә балалар табуны соңракка чигерә». – диде Путин.

Илбашы әйтүенчә, моңа социаль өлкәнең икътисады һәм сыйфаты гына йогынты ясап калмый, гаиләдә салына торган, мәдәният, мәгариф аркылы формалаша торган тормыш ориентирлары да тәэсир итә. Бу юнәлештә хакимиятнең барлык баскычлары, гражданнар җәмгыяте, традицион дин әһелләренең күмәк эше мөһим.

«Балалы гаиләләргә ярдәм – әхлакый сайлаган юлыбыз. Күп балалы зур гаилә нормага, җәмгыятьнең тормыш фәлсәфәсенә, бөтен дәүләт стратегиясе ориентирына әйләнергә тиеш. Алдагы алты елда балалар тууда тотрыклылыкка ирешергә кирәк, моның өчен тәрбия һәм белем бирү системасында, төбәк һәм икътисад үсешендә өстәмә карарлар кабул итәчәкбез», – диде Владимир Путин.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев