Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Путин вәгъдә иткән акчалар күчә башлады

Ел саен уза торган матбугат конференциясендә 17 декабрь көнне ил Президенты Владимир Путин 7 яшькәчә балаларга 5000 сум акча биреләчәге хакында хәбәр иткән идек.

Һәм менә ни сөенеч, әти-әниләрнең исәпләренә бүген, 21 декабрь иртәсендә, вәгъдә ителгән акчалар күчә дә башлады. Хәтерегезгә төшерәбез, бу акчаларны алыр өчен бернинди документлар тутырырга, гариза язарга һәм кая да булса мөрәҗәгать итәргә кирәкми. 5000 сумны җәен "коронавируслы" акчаларны күчергән исәпләргә җибәрәчәкләр.

“Быел чикләүләр кертелү сәбәпле, балалар чыршылары булмаячак. Ә бәйрәм бит гади түгел, ул якты өмет-хыяллар, могҗизалар көтү белән бәйле. Без дәүләт балаларга бүләк ясар дип сөйләштек. 7 яшькәчә (7 яшьләре тулганнарга да) балаларга 5әр мең сум акча бирергә хәл иттек. Гаиләдә шундый яшькә туры килгән һәр бала бу түләүне алачак”, – дгән иде матбугат конференциясендә Владимир Путин, дип яза Өмет.

Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге 7 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләре, уллыкка алучылар, опекуннар һәм попечительләр өчен биш мең сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган «Путин» түләүләрен күчерә башлады. Шуңа бәйле рәвештә, узган ял көннәрендә республикада Россия Пенсия фонды ТР буенча бүлегенең клиент хезмәтләре эшләде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ведомствоның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Түләүләрне алу өчен гариза язарга кирәкми һәм ул бүген күп кенә кешеләргә автомат рәвештә килде. Бары тик ике (әгәр бала 2020 елның июленнән соң дөньяга килсә, счетның реквизитлары үзгәрсә яки ябылса) очракта гына әлеге пособиене сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Җиде яшькә кадәрге бала өчен каралган түләүләрне республикада 405 мең гаилә алырга дәгъва кыла, бу исәпкә 2021 елның мартына кадәр туачак сабыйлар да керә. 2020 ел ахырына кадәр пособие 380 мең балага билгеләнәчәк», - дип хәбәр иттеләр Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәтендә.

Яңа түләүләрне 2020 елның 17 декабренә 8 яше тулмаган балалар тәрбияләүче барлык гаиләләр дә алачак. Аның үзенчәлеге шунда – пособие юллап беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

Тулырак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балаларга пособиеләр