Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тау башына салынгандыр безнең авыл... (+фото)

Моннан 33 ел элек Татарстан Республикасының Киров өлкәсе белән тоташкан чигендә, Балтач районы Пыжмара авыл җирлегенә кергән Пархода авылы булган.

Бу гаҗәеп матур табигатьле, салкын чишмәле, тау башына урнашкан авыл турында Тукай шигырендәге кебек: “Тау башына салынгандыр безнең авыл, бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;”...дип әйтәсе килә.

Ләкин тормыш шартлары үзгәргән чорда, 1987 нче елның ноябрь аенда соңгы гаилә бу авылдан Пыжмарага күченә.

Пыжмара авылында яшәүче күп кенә гаиләләрнең тамырлары, төп нигезләре Парходага барып тоташа. Шуңадырмы, Пыжмара халкы Парходаны үз итә, кеше яшәмәсә дә, бер генә йорт та булмаса да ул авылга юлны суытмыйлар. Һәр җәй саен, шушында туып-үскән, тормыш җилләре белән төрле якларга сибелгән авылдашлар бер-берсен күрергә зарыгып кайталар.

Шуларның берсе, Кемеров өлкәсе Новокузнецк шәһәрендә яшәп, шунда хезмәт итүче эшмәкәр – Хәмидуллин Сергей Викторович. Аның бабайсы - Габдулла Хәмидулла улы Пархода авылында туып, гомер иткән. Язмышы аны Новокузнецк  шәһәренә илтеп урнаштырган.

Сергей Викторович бабайсының туган авылында, аңа һәм туганнарына истәлек булсын, бу авыл тарихта югалмасын дип Пархода авылына стела ясатты. Шулай ук зиратны тулысынча яңа, профнастил койма белән уратып алу өчен матди ярдәм күрсәтте. Бу койманы шушында туып үскән егетләр (бүгенге көндә яшь бабайлар) җыйды.

Берничә ел алдан, шушында ук, “Кама” авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү кооперативы һәм Парходада туып, бала чагы шунда үткән Зәкиев Рафиль Наил улы ярдәме белән тирә яктагы иң чиста, саф сулы чишмә дә төзекләндерелде. Бүгенге көндә мондый төзек зиратны, матур чишмәне йөзләгән хуҗалыгы, эшмәкәрләре булган күп кенә авылларда да күреп булмый әле.

Пыжмарада күптән төпләнгән булсалар да, Парходалылар нигезләре югалмавы, тарихта гына түгел, чынбарлыкта да авыл урыны сакланып калганга сөенеп, бу изге гамәлдә ярдәм иткән, көче кергән һәр кешегә олы рәхмәтләрен җиткерәләр.

Ялган түгел – килегез, сез дә күрегез.

Табигатенә сокланып, чишмә суын эчегез!

Чыганак: baltasi.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач пыжмара авылы пархода авылы