Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәр гаилә бәхетле булсын!

Гаиләләргә багышланган бәйрәмнәр шактый, «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» шуларның берсе.

Илебезнең иң зур байлыгы – аның тырыш, хезмәт сөючән халкы, тату гаиләләре. Шунысы сөенечле: районыбызда дус-тату яшәүче гаиләләр бихисап. Балтач бистәсендә яшәүче Усмановлар гаиләсе дә шундыйлардан. Гаилә кыйммәтләрен саклап, тырыш хезмәт белән бер-берләрен хөрмәт итеп яшәүче әлеге гаиләдә өч егет, бер кыз үсеп килә.

– Райондашларыбызны «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» белән ихлас котлыйбыз, һәр гаиләгә бәхет, сәламәтлек, гомергә пар канатлы булуларын телибез, – дип изге теләкләрен ирештерә Усмановлар.

Без дә әлеге ихлас теләкләргә кушылабыз. Барлык гаиләләргә тынычлык һәм татулык, нык сәламәтлек, мәхәббәт телибез. Бәхетле булыгыз!

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне