Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ьәр тарафта — хәбәр

НОРМА «Кулымда газ өчен килгән түләүләрне тотып торам. Техник хезмәт күрсәткәннәре өчен шактый гына сумма язып җибәргәннәр.

Җылы йортларда яшәгәч, куанып туя алмыйбыз үзе, ләкин аңламаганга акча да түлисе килми. Зинһар, «Балтач газы» хезмәткәрләре үзләренең эшләре белән генә чикләнмичә, халыкка нинди хезмәт башкарып, аңа күпме акча түлисе буласын да аңлатсыннар иде», дип гозере аша теләкләрен җиткерде олы яшьтәге бер апа.

БАЛТАЧ «Йөрәк авыртулы булсам да, ихтирам һәм хөрмәттә яшим, дип куана ирем Фәрит», дип хәбәргә чыкты Рәисә апа Әүбәкирова. - Картлык көнебездә дә тирә-юньдәгеләр ташлап бетерми. Кайда нинди мөрәҗәгать белән шалтыратсак та, гел ярдәм итәргә ашыгалар. Күптән түгел Фәритне янә йөрәк өянәге тотты. Тиз арада «Ашыгыч ярдәм»гә шалтырат­тык. Хастаханәгә алып килгәч тә аны бик ипләп дәваладылар. Шул мәлдә тирә-юньдәге кешеләрнең миһербанлыкларына сөенеп утырдым , Аллаһы Тәгалә һәрберебезнең күңе­ленә изгелекне мулдан биреп, рәхмәтләргә кинәнеп яшәргә мөмкинлек тудырса иде.

Хәбәрләрне Зәлия Хәсәнова туплады

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев