Радио – позитив энергия бирә, рухландыра
7 май – Радио көне. Балтачлылар өчен – «Кайтаваз» радиосы көне, чөнки безнең районда җирле яңалыкларны эфирдан яңгыратучы мәгълүмат чарасы ул.
– Гөлйөзем Салиховна, сүзебезге радионың тарихыннан башлыйк әле. Бу язларда район радиосы тапшырулары аша халык күңелендә яшәгән Нурулла Галиев вафат булды, искә алуыбыз аның рухына да дога булып барып ирешер иде...
– Әйе, сүзебезне Нурулла Мөбарәк улы Галиевны искә алу белән башлау бик хаклы булыр. Нурулла абыйның партия чорындагы район радиосын гөрләткән, иртән йокылардан уяткан аһәңле, кодрәтле тавышын, матур сөйләм телен күпләр хәтерлидер әле. Атнага берничә көн иртәнге сәгать алтыда «Тыңлагыз, Балтач сөйли!» дип эфир сәгатен башлаган Нурулла абыйның тапшыруларын мин дә зарыгып көтеп алдым. Менә шул диктор абый беренче остазым да, хезмәт юлымның тәүге елларын башлап җибәрергә мөмкинлек бирүче җи-тәкчем дә булды.
– Ә тарих төпкеленә килгәндә...
– Балтачта радио-челтәрне 1934 елда Салих Булатов гамәлгә ашыра. Радиочелтәрле йортта ул гаиләсе белән яши, ярдәмче итеп үзенә 15 яшьлек Шакир Абдуллинны ала. 1942 елда Салих Булатов фронтка китә, аны радиотехник Мәгъсүм Әхмәтҗанов алыштыра. Шул ук елны радиочелтәрдә янгын чыга һәм Балтач авылының почта бүлекчәсе мөдире Мотыйгулла Ибраһимов радиочелтәрне почта бинасына көйләтә. Төрле елларда Балтач радиосында дикторлар Нурия Нәбиева, Харис Әшрәфҗанов, Равил Гайнуллин, Светлана һәм Нурулла Галиевлар һәм башкалар халыкка соңгы яңалыклар турында хәбәр итәләр. Нурия Галләметдинованың «Хезмәт» район газетасында басылган истәлекләре буенча, 1970 елларда тапшырулар туры эфирда алып барыла, магнитофонга яздыру мөмкинлеге булмый. Вакыт узу белән почта сумкасы һәм кечкенә җилкә магнитофоны сатып алалар һәм бу мөмкинлекләрне күпкә киңәйтә. Туксанынчы елларда җирле радионың эшчәнлеге туктатыла. Озак еллардан соң аның эшчәнлеген райсоветның яшьләр эше һәм спорт бүлеге мөдире Рамил Шакиров торгыза. Ул үзенә ярдәмгә мине чакырды. Кассеталарга яздырылган радио аша халыкка коллективлар, хуҗалыклар эшчәнлеге, яшьләр тормышы һәм район тормышына кагылышлы башка күп кенә темалар җиткерелде.
– Хәзер исә райондашларыбызны кемнәр куандыра?
– 2003 елда радионың составы киңәйтелде, эшкә тавыш режиссеры Рафил Шакиров килде. 2005 елдан башлап радио FM дулкыннарында «Кайтаваз» исеме астында тапшырулар яңгырый башлады. Бүгенге көндә әйдәп баручы белгечләр – Илзирә Гыймадиева һәм дә Рафил Шакиров, алар район радиосы эшчәнлегендә гаять зур роль уйнаучы тырыш, фидакарь, үз эшләренә намус белән караучы хезмәткәрләр. Мин шәхсән үземнең коллективым белән нык горурланам, Илзирәбез менә быел район башлыгының Рәхмәт хатына да лаек булды. Һәр икесенә дә гаилә бәхете, эшләрендә уңышлар, гел шулай аңлашып эшләргә язсын иде дигән теләктә калам.
– «Кайтаваз» радио-сының максатын да барлап үтикче?
– «Кайтаваз» Балтач районы башкарма комитеты тарафыннан оештырылган телерадиокомпания. 2015 елның 18 июненнән «Татарстан» яңа гасыр радиосының «Болгар» радиосы челтәренә яраклаштырылган рәвештә атнага ике тапкыр тапшырулар алып бара. «Кайтаваз» радиосының максаты – мәгълүмати-публицистик, әдәби, сәнгати, музыкаль радиопрограммалар җитештерү һәм халыкка тарату. Тапшырулар саф татар телендә алып барыла. Радио хезмәткәренең хезмәте карап торышка җиңел күренеш, әмма бер сәгатьлек тапшыру әзерләү өчен зур хезмәт куярга кирәк, төрле һөнәр ияләре белән аралашырга, төрле шартларда интервьюлар алырга туры килә. Аннан инде бөтен материалны яздырасың, монтажлыйсың, тапшыруның чиста вариантын әзерлисең. Соңыннан билгеләнгән сәгатьтә Шубанга телевышкага барып, әзер продуктны эфирга тоташтырасың. Радиохезмәткәрләр үз эшләрен бик яраталар, күптән инде мондый эшчәнлек ритмына күнеккәннәр. Эшчәнлегебезне социаль челтәрләрдә дә алып барабыз әле.
– Мөхәррир буларак, үзегез турында да беләсе килә?
– Үземә килгәндә, мәктәп елларында җурналистиканы сайлармын, шушы юнәлештә эшләрмен дигән уем гомумән булмагандыр. Иң беренче үзебезнең район газетасында язмаларым чыга башлау белән тарих укытучыбыз Роберт абый Сөләйманов хуплап алып, республика киңлекләренә дә чыгарга тәкъдим ясады. Мин генә түгел, укытучыбыз үзе дә язмаларымның газета битләрендә чыгуын түземсезлек белән көтеп ала һәм дәрес алдыннан «Хезмәт» газетасына күзәтү ясый иде. Әлбәттә, минем язма чыккан көннәрдә «Мостафина, син язарга, күбрәк язарга тиеш!», дип, мине хуп-лап, үсендерә иде. Шушы горурлык хисләре мине журналистикага китерде дә инде, бу һөнәремне эчкерсез ярату, үз һөнәремә тугърылык хисләре бирде. Иң зур җиңүем 1994 елда 11 сыйныфта укыганда булды. Ул вакытта «Татарстан яшьләре» һәм «Мәгърифәт» газеталары булачак журналистлар клубы дигән бәйге игълан итте. Ике газетада җиңү яулаган 3 укучыга Казан дәүләт университетының журналистика-социология һәм психология бүлегенә имтиханнарсыз укырга керү мөмкинлеге бирелде. Бәйгедә беренче урын алып, мин югары уку йортына имтиханнарсыз кабул ителдем. Ул вакыттагы яшьләр бүлеге мөдире Гамил Гыйбадуллинга, сыйныф җитәкчем Тәһүрә Бәйрәмовага, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Халидә Ибраһимовага рәхмәтләрем чиксез.
– Гөлйөзем Салиховна, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Сезне һәм дә сезнең кул астында эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмегез белән ихластан тәбрик итеп, эшегездә уңышлар, яңадан-яңа үрләр, халык ихтирамын яулап эшләвегезне теләп калабыз. Сау-сәламәт булыгыз, иҗади уңышлар сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев