Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Радионың беренче көннәре

Казан халкын таң калдырган тарихи сүзләр эфирда беренче тапкыр 1927нче елның 7 ноябрендә яңгырый. ХХ йөз башында радио кеше тормышының аерылгысыз өлеше, киңәшчесе, дусты, тәрбиячесенә әйләнгән бөек могҗиза була.

Быел Татарстан радиосына нигез салынуга 85 ел тулды. Татар халкы өчен радио аңлатып булмаслык сихри көч була. Бу турыда радионың башлангыч елларында диктор, артистка, режиссер, әдәби-музыкаль тапшырулар җитәкчесе булган Кәшифә Тумашева истәлекләрендә әйтелә: «Ул чакта авылларда һәр йортта радиоалгычлар булмыйча, клубларда, уку йортларында гына булып, Казаннан булган тапшыруларны шунда җыелып тыңлыйлар иде. Ләкин тыңлаучылар радиотехниканы белмәгәч: «Казаннан тапшыру монда ничек килә?», дип бик гаҗәпләнәләр. Картлар: «Бу хәл җен эше, башкача була да алмый, безгә килеп күрен, шунда ышанырбыз җен түгеллегеңә», дип хатлар язалар иде.
Беркадәр вакыт узгач, безнең радиостудиягә татар бишмәтләре кигән, чабаталардан ике карт кеше килеп керә: «Кая теге сөйли торган кызыгыз белән Гөлсем Сөләйманова? Безгә аларны күреп, чын кешеме алар, белеп кайтырга куштылар», дип бездән шикләнебрәк күрешергә кулларын суздылар. - Әгәр алар чын булсалар, күчтәнәчебез бар, - дип, безгә бал, май тапшыра башладылар. - Халыкның ихтирамы бу, алыгыз, ал», диләр.
Шуннан соң без халыкны ышандыру өчен радиода шундый тәртип керттек: авыллардан, аннан колхозлардан, үзләренең атаклы кешеләрен Казанга студиягә китертеп, үз авызларыннан микрофон алдында сөйләтә торган булдык.
Укытучы, артист, режиссер, диктор, бик күпләргә остаз булган Нөнәгәр авылы кызы Кәшифә Җамалетдин кызы Тумашеваның тууына 110 ел була. Аның юбилеена багышлап «Микрофон алдында яшь диктор» конкурсы, регионара фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Инде искә алу кичәсенә хәзерлек эшләре бара.
Рәсемдә: Кәшифә ханым ире Рәхим Тумашев белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250