Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рафаэль Хәкимов: "Татарлар күптән барлыкка килгән һәм бүгенге көндә дә шул ук исем белән йөртеләләр»

Кайбер идеологларның татарларны яшь милләт итеп тәкъдим итү омтылышлары тар карашлы кешеләргә исәпләнгән, - дип саный Мәрҗани исемендәге Тарих институтының фәнни җитәкчесе Рафаэль Хәкимов.

Рус императорларына Россияне Европага бәйләү мөһим иде

"Миллиард.Татар" автор колонкасында татарларның килеп чыгышы темасы актуаль булып кала, чөнки яңа фактлар ачыла, дип яза ул. Тарихчыларга Рус тарих мәктәбе баганаларыннан башланган тарих традицияләре комачаулый. Рус тарихына немецлар Г.З. Байер, Г. Ф. Миллер, А. Л. Шлецер нигез сала. Алар Россия тарихына татар битләрен кертеп тарихи логиканы бозарга һәм ярамый, дип санадылар. Алар патша сарае заказы буенча яза һәм әлбәттә, түләүчеләргә хезмәт күрсәтә.

Өстәвенә, рус императорлары һәм аларның даирәсе чыгышлары белән немец милләтеннән булган. Алар өчен объективлык беренче урында тормаган. Русьнең Бөек Татария кыйпылчыкларында төзелүен онытырга һәм аны аппендикс сыйфатында ауропага бәйләргә кирәк булган. Дөрес, ул вакытта тарих үсешен өйрәнү фәне булмаган әле, ул көнкүреш елъязмасы жанрында гына күз алдына китерелә, шуңа күрә беренче тарихчыларны,шул исәптән Кәрамзинне дә, катгый хөкем итәргә ярамый. Алар үз чорының балалары иде.

Мәктәп эскәмиясеннән без татарлар турында тулы тискәре мәгълүмат ишетәбез, шул ук вакытта Россия адресына, гомумән, дифираммбалар гына ишетелә. Күп санлы эпитетлар арасында территориясенн бәяләү дә бар - җир шарының 1/6 өлеше. Күләме шаккаттыра һәм илһамландыра. Тик шул ук вакытта татар бугазының нигә "татарныкы" булып чыгуы аңлашылмый? Мәсәлән, илнең Европа өлешендә тигезлек яки кырлары - русларныкы, Иделне дә бөек рус елгасы яки рус елгалары патшабикәсе дип атыйлар, тик менә бугаз – «Татарныкы».

Наполеонның төп удары Татариягә юнәлдерелгән булган?

Күп кенә әйберләр тарихи карталарда ачыла. Тарихта шулай килеп чыккан ки, карта бары тик иллюстрация генә булган, аларны мөһим мәгълүматларның мөстәкыйль чыганагы буларак карамаганнар. Әмма, карталарны анализлап карасак, бик күп безнең штамплар белән  туры килмәүче  безнең гомуми мәдәнияткә әверелгән фактларны табабыз. Әйтик, Төньяк боз океаны да кайчандыр Татар боз океаны дип аталган.

Аннары карталарны төзәткәннәр, татарлар турында искәртүләрне алып атканнар, әмма Татар бугазы шул килеш калдырылган. Руслар ул тирәләргә бик соң килеп җиткәннәр. Ул вакытка Татар бугазы күрсәтелгәнән карталар дөнья буйлап таралган булган даи уйларга кирщк. Өстәвенә, Себернең Россиягә кушылуы бер моментлы түгел һәм Ермакның моңа бернинди катнашы да юк.

Ермак - үзенә күрә бер миф. Сүз уңаеннан, Ауропа һәм русларның тарихи карталарында Себер Казанда башлана (Себер тракты)  һәм Уралда тәмамлана. Димщк Наполеон Себер тайгасын яуларга җыенмаган. Ул дөрләп янган Мәскәүдә утырганда, хатынына Парижга хат язган: «Кадерле Җозефина! Бу Мәскәүдә теләсә кайсы русны җилтерәтсәң татарны күрерсең". Бу аңлашыла да, чөнки рус армиясендә Наполеон сугышлары чорында татарлар күп була, ә нагайбәкларның атлы гаскәре (Көньяк Урал татарлары) беренче булып Парижга бәреп керә, аннары нагайбәкләр Берлинны ала һәм Венага кадәр барып җитә.

Шулай да бер сорау кала: ни өчен Наполеон ил башкаласы - Петербургка түгел, ә бөтен көчне Мәскәүгә ташлады? Гадәттә, сугыш дәүләт башкаласын алу белән тәмамлана. Наполеон кем белән сугышкан соң? Бәлки ул вакытта Мәскәү татарлар кулында булгандыр? Бу очракта Наполеонның төп һөҗүме Россиягә түгел, ә Татариягә җибәрелгәндер. Тик бу бары тик версия генә…

Нигә Ватиканга Алтын Урдада үз вәкиллеге кирәк булган?

Тарих табышмакларга бай. Аларның берсен мин Ватиканда булганда таптым. Анда мин Казан Изге Ана иконасын кире кайтару мәсьәләсе буенча фикер алышу өчен барган идем. Бу уңайдан католикларның югары иерархлары мине залга озатты, анда диварларда дөньяның төрле илләренең рәсемнәре ясалган иде. Бөтен стенаны биләгән  бик зур картаны күрсәтеп, алар миңа: «Бу сезнең ил!». диделәр.

Бөек Татарияне күреп, мин шок зәлендә калдым. Чөнки Татарстан - СССР картасында бик бәләкәй генә, аны күрүе дә кыен. Ватиканда минем күзләрем ачылды һәм рәсми тарих уңаеннан зур шикләр туды. Миңа, ни өчен Ватиканның Алтын Урдада үз вәкиллеген булдыруы кызыксындырды. Сәясәттә берни дә очраклы булмый. Ватикан татар-мәҗүсиләрен католиклыкка юнәлтергә өметләнгәнме?. Күрәсең, шулай.

Безне болгарлык белән дыңгычладылар, татарларны «Русьне җимергән» өчен каһәрләделәр. Без Алтын Урда, Төркия каганәте, Бөек Татария турында берни дә ишетмәдек. Әйе, Татар ничек бөек булырга мөмкин? Татарстанга карау да җитә! Мәскәүнең бер түрәсе СССР картасына бармак белән төртеп, белдергәнчә: «Мәскәүдән сез күрмисез! Аңлыйсызмы, күренми!!!». Шул вакыттан бирле мин Татария/Тартария картасын эзләргә керештем.

Татарларны яшь милләт буларак тәкъдим итү омтылышлары тар карашлы кешеләргә исәпләнгән

Сүз уңаенда, Татария һәм Тартария – синонимнар, хәер, Россиянең кайбер тарихчылары Татарстанның тарихи Тартариягә бернинди катнашы юк итеп тәкъдим итәргә тырышалар. Янәсе, бу башка ил. Артык хәреф очраклы гына барлыкка килмәгән. Ауропада, янәсе, ауропалыларны гөнаһлары өчен җәзага тартырга тиеш булган явызлар яшәгән, Тартар иле турында миф булган. Европалылар, хәрәкәт барышында бер тоткарлыксыз  Венгрия, Польша һәм Силезияне  таныш булмаган татарларның дошман өере басып алуын ишеткәч, болар барысы да шул Тартаридән килергә тиеш булган мифик явызлар, дигән карарга килгәннәр.

Япониядә дә шок кичердем, анда Симанэ префектурасына «татар технологиясе» буенча металл кою мәсьәләсен ачыклау буенча булдым. Бу металлдан самурай кылычларын ясаганнар. Мин өч музейны карадым һәм бик кын хщлдщ калдым - без бу тарихны белми идек, ә Япониядә махсус музейлар бар... Япония кайда, Татарстан кайда? Сүз уңаенда, Япониядә һәм башка илләрдә "татар"сүзенә тамырдаш сүзләр аз түгел.

Татарлар күптән барлыкка килгән, өстәвенә, бүген йөртә торган исем белән. Кайбер идеологларның татарныяшь милләт итеп күрсәтү тар карашлы кешеләргә исәпләнгән. Татарларның килеп чыгышы темасы еллар буе түгел, ә йөз еллар дәвамында өйрәнелә.

Мәрҗәнидән башлап, бу тема аеруча кискенләште. Аңлатма гади. Урта гасырларда милләт төшенчәсе булмаган, халыклар һәм кавемнәр булган. Дәүләтчелек элементларына ия булган кабиләләр әкренләп халыкларга әйләнә, ә капитализм белән халыклар милләткә әверелә. Бөтен җирдә дә шулай булган, гәрчә Европа һәм Евразия халыклары арасындагы аерма булса да.

Дәвамы бар.

Тулырак: ТИ

Фото: Султан Исхаков, Раил Гали

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тарих милләт татар