Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рафаиль Гыйльманов: «Сайлауларда җәмәгать тәртибе бозылмады»

ТР полиция җитәкчесе сайлаулар вакытында барлык состав көчәйтелгән режимда эшли, дип белдерде.

ТР Президентын һәм районнарда депутатлар сайлау вакытында җәмәгать тәртибе бозылмаган. Бу хакта ТР Үзәк сайлау үзәгенең бердәм мәгълүмати үзәгендә үткән брифингта ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары, полиция җитәкчесе Рафаиль Гыйльманов хәбәр итте.

"Сайлауларда җәмәгать тәртибе бозылмады, барысы да план буенча бара", - дип сөйләде Р.Гыйльманов. - Сайлаулар вакытында барлык состав көчәйтелгән режимда эшли. Кичә, 12 сентябрьдә, кичке сәгать 6дан соң барлык сайлау участоклары да тәүлек буена күзәтү астына алынды, бу эшкә 1660 эчке эшләр бүлеге хезмәткәре, 410 шәхси сакчылык бүлеге хезмәткәрләре, 241 халык дружины әгъзалары җәлеп ителде. Сайлау комиссияләре һәм аның янындагы территорияләр махсус өйрәтелгән этләр һәм техник җиһазлар белән җентекләп тикшерелде.
Ирекле отрядлар төзелеп, шәхси состав җитмәгән районарга практик ярдәм күрсәтү өчен 200 хезмәткәр җибәрелде. Әлеге районнар арасында Спас, Әлки, Кама Тамагы, Теләче, Әтнә, Аксубай районнары бар.

Бүген җәмәгать тәртибен һәм халык иминлеген саклау өчен 3982 эчке эшләр бүлеге хезмәткәре, Казан юридик институтының 150 студенты, 688 шәхси сакчылык оешмасы хезмәткәрләре, 849 ДНД и 95 «Форпост» хезмәткәре җәлеп ителде.

Сайлаулар вакытында тәртип саклау юнәлешендә махсус төзелгән оператив штаб эшли. Сайлаулар тәмамлангач, тавышлар саналып, беркетмәләр язылганнан соң полиция хезмәткәрләре барлык документларны территориаль сайлау участогына кадәр озата бара, дип белдерде Р.Гыйльманов.

Фото: http://www.business-gazeta.ru/article/139194/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250