Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рафил Шәфигуллин: "Сыйфатлы эшләсәң, эшең булыр" (фото)

Кеше максатына ирешү өчен гомере буе тырыша. Чөнки хыялларга барып җитәр юллар урау. Балтач бистәсендә яшәүче Рафил Шәфигуллин да бер эштән дә куркып калмыйча, гел алга баруны максат итеп куеп, акрынлык белән булса да уңышларга ирешеп яши. Үзе бу хакта:

- Яшүсмер чактагы хыялларым тырышлыгым, көчем, сәламәтлегем җиткән кадәр тормышка ашты. Аллаһы Тәгаләгә, әти-әниемә мең рәхмәтлемен шундый яхшы тәрбия биргәннәре өчен. Үскәч кенә аңлашыла моның мөһим әйбер икәне, - ди. Кеше гадәттә башта урта һөнәри белем, ә аннан соң гына югары белем ала. Ә менә Рафил башта буларак югары белемгә ия булып, бары аннан соң гына металл конструкцияләр белән эшли башлагач, эретеп ябыштыручы һөнәрен үзлегеннән генә өйрәнеп калмыйча, укып, диплом ала.

- Һәрбер эшнең дә нигезе булырга тиеш, бу хезмәти һәм һөнәри кирәклек тә. Бүтәнчә сыйфатны саклау мөмкин дә түгел, - ди Рафил. Эретеп ябыштыру эше белән шөгыльләнүчеләрнең эшләре бик четерекле. Тимер - ул өзелмәс корыч. Ә эретеп ябыштыручылар аннан нәрсә генә ясап, кыландырып куймыйлар. Исең-акылың китәр. Менә Рафил дә шундый кешеләр рәтеннән. Капка-коймадан башлап, һава чистарту җайланмалары ясауга кадәр кулыннан килә аның. Һәрбер эштә тәртип яратучы яшь эшмәкәр, бу эшләр белән генә чикләнеп калмый. Интернет кушымталар, бизнес проектлар эшләү һәм бәяләү белән дә шөгыльләнә. Шулай ук яшь эшмәкәрләр советын җитәкли, аның кысаларында яшьләрне эш белән тәэмин итү һәм ярдәм итү клубының эшчәнлеген дә алып бара. Әйе, яңа танышым күпкырлы шәхес булып чыкты. Ә бит әлеге эшләренең башлангычын ул мәктәп елларыннан алган:
- Техника ярату гимназиядә белем алганда ук канга сеңгән иде. 9 сыйныфта укыганда видеооператор дигән түгәрәккә йөрдем, ул да тормышымда бик зур ярдәм итте. Шул вакытларда физика дәресе дә бик җиңел бирелде. Моның өчен укытучыларыма мин әле дә рәхмәтлемен.

Киләчәккә дә планнары зурдан аның - пакет-сумкалар ясау, IT технологияләр юнәлешендә эш башлап җибәрү. Ә бит үткәне дә бик бай - 11 сыйныфта укыган вакытта ук кәрәзле телефоннар төзәтеп, хәтта аларга татарча прошивка да язган. Аннан соң Казанга укырга киткәч сәүдә өлкәсендә дә эшләп ала, ләкин туган җире кадерлерәк булып, ул Балтачыбызга кайта.

Интернет кушымталар, бизнес проектлар эшләү һәм бәяләү эше районыбызда үтемле эшме соң дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.

- Бик чыгымлы эш түгел һәм аның белән өйдән эшләү мөмкинлеге бар. Тик үзеңә генә озак һәм барлык күләмне дә алып булмый. Шуңа кайбер эшләргә интернеттан белгечләр - фрилансерлар ялларга туры килә. Интернет кушымталар эшләү үтемле, тик район түгел, ә бөтен Россия масштабында эшләсәң генә. Бизнес проектларны бәяләү шулай ук безнең район өчен бизнес буларак әлегә үтми. Шуңа мин аларны күбрәк дусларга, танышларга ярдәм итү йөзеннән эшләп бирәм. Бу эшен башлап җибәрүче эшмәкәрләр өчен бик мөһим булырга мөмкин. Бүгенге көндә районыбызның икътисад һәм яшьләр бүлекләре яшь эшмәкәрләргә күп мәгълүмат җиткерү өстендә зур эш башкаралар.

- Рафил, яшь эшмәкәрләр советы һәм аның кысаларында яшьләрне эш белән тәэмин итү һәм ярдәм итү клубының эшчәнлеге нәрсәдән гыйбарәт соң?
- Аларның эшчәнлеге башланып киткән чорда ике төп мәсьәлә туган иде: акча һәм квалификацияле персоналлар җитмәү. Шул мәсьәләләрне өйрәнгәндә шунсы ачыкланды, әлеге вәзгыять барлык оешма-предприятиеләрдә дә бар. Икенче ягын карасак, яшьләр авылда эш юклыктан зарлана. Ә әлеге клуб шушы проблеманы чишү өчен ясалды. Мәсәлән, яшьләр нинди эштә эшлисе килүләрен әйтәләр, ә эш бирүче аларга нинди белгеч кирәклекне. Шуннан соң инде без тәкъдимнәр белән ике араны тоташтырабыз. Аның сайты да бар, ярдәм кирәк кешеләр анда мөрәҗәгать итә ала - kszm.ru. Ә инде теләкләргә килгәндә, яшь эшмәкәрләргә, гомумән эш эзләүчеләргә фикеремне җиткерәсем килә. Тәҗрибә шуны күрсәтә, иң уңышлы эшмәкәрләр - үз эшләрен яратып, җиренә җиткереп башкаручылар. Шуңа таянып, хезмәтеңне яратып эшләргә, ә моның өчен бу эш синең күңелеңә ятышлы булырга тиеш. Кеше әйтте дип кенә һөнәр сайланмый, күптән түгел «Хыял» директоры Раил Садыйков белән берлектә Балтач мәктәбендә үткәрелгән тренинг шул тенденцияне ачыклады: яшүсмерләребез күбрәк стюардесса, дизайнер, юрист кебек һөнәрләр сайлады. Ә инде эретеп ябыштыручы, тимерче, инженерлар исемлекнең ахырында. Моңа аргумент итеп алар хезмәт хакы күләмен китерде. Тик акчаны хезмәт башкарган өчен аласың, үзеңнең көчең, белемең һәм җаваплы булуың белән. Минем уйлавымча, монда формула гади, эш бирүчегә җаваплы һәм сыйфатлы эш башкаручы кирәк, эшләүчегә стабиль эш һәм яхшы түләү. Инде эшмәкәрлеккә килгәндә шуны истә тотарга кирәк, башлангыч чор авыр була, тик аннан соң шуның барысын чишкәч, күп нәрсәнең тәртибенә төшенәсең. Безнең яшьләрнең бер бик зур плюсы бар - көчебез, җитезлегебез һәм өлкәннәрнең зур тәҗрибәсе.

Сыйфатлы эшләсәң, эшең булыр дигән принципка таянып яши Рафил. Бүгенге көндә аның эше күп, димәк сыйфат ягыннан бар да тәртиптә. Ә моның өчен ул гел өйрәнә, эзләнә һәм аның уңышлы нәтиҗәсенең җимешләрен күрә. Киләчәктә дә бар төр эшләрендә уңышлар теләп, Рафил кебек яшьләребез районда күбрәк булсын иде дип телисе килә. Чөнки үрнәк алыр кешеләребез юк түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250