Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Раил + Зөлфия = мәхәббәт

Ялгыш кына күзгә чалынган бүләкне табу – шундый сөенеч! Я шкафта, я машинаның арткы утыргычында, я сумкамда була ул бүләк.

14 февраль – Гашыйклар көне буларак, «Ни хәл?» сәхифәсе кунакларыннан яраткан кешеләре турында сораштык, матур, мәхәббәтле хатирәләрен барладык.

Раил Шәмсуаров, Камал театры артисты:
– Зөлфиянең чибәрлеге, назлы тавышы, чаялыгы, шул ук вакытта чын татар кызларына хас тыйнаклыгы әсир итте мине.

Зөлфия Шәмсуарова, Г. Камал театрының диктор-тәрҗемәчесе, алып баручы:
– Раил мине серле елмаюы, ышанычлы күз карашы, моңлы тавышы, җылы мөнәсәбәте белән җәлеп итте. Ул – чын джентльмен! Без хәзер дә бер-беребезгә гашыйк. Раил качырып, сюрприз ясап, бүләк бирергә ярата. Туры күземә карап, кулыма бирми. Ялгыш кына күзгә чалынган бүләкне табу – шундый сөенеч! Я шкафта, я машинаның арткы утыргычында, я сумкамда була ул бүләк.

Әниемнең сумкасына да үзенә сиздермичә генә шоколадлар салгалый. Әни күреп алгач, бала кебек сөенә! Раил очрашып йөргәннән бирле «иркәм» дип дәшә. Аның «Зөлфия» дип әйтүе дә бик назлы яңгырый. Мин, яратып, «кадерлем» дим.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гашыйклар көне мәхәббәт тарихы 14 февраль