Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Раилнең яше чыга бара, аның китү ихтималы да юк түгел

Балтач яшьләренең парламентка ни катнашы бар? Татарстанның Дәүләт советы каршындагы яшьләр палатасы 15 ел эшчәнлек алып бара.

Җәй башында яңа составны формалаштыру алдыннан, палатадагылар исем үзгәртү тәкъдиме белән чыктылар: алар палатаны парламент дип үзгәртергә тәкъдим иттеләр. 11 июльдә узган пленар утырышта ТР Дәүләт Советы депутатлары әлеге карарны раслады. Исем белән бергә яшь татарстанлыларның берләшү формалары да үзгәрә. Яшьләр парламенты көндәшлек нигезендә формалаштырыла башлый, фактта – турыдан-туры сайлаулар принцибы буенча.

Компания 25 июльдән инде старт алды.

23 июльдә узган пресс-конференциядә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин палатадан парламентка күчүнең гаять тә җаваплы булуын билгеләп үтте. “Палата – тәгаенләнеп яңгырамый, ә менә парламент – ул закон чыгару процессына йогынты ясарга мөмкинлек бирә”, диде ул. Әмма шул ук вакытта Яшьләр палатасын соңгы биш елда булган мөмкинлекләрдән файдаланмады дип белдерде:
– Биш ел эчендә яшь коллегалардан республика һәм федераль закон проектларына бары 13 тәкъдим генә керде. Бу аз. Яшьләр парламенты оештырылгач, активлык артыр дип нык ышанам.

Дәүләт советындагы кебек, яшьләр парламентында да 100 вәкил эшләячәк. 45е районнардагы яшьләр палатасыннан сайланачак. Калган 35е яшьләр оешмаларыннан. Калган 20 урын – үзләрен күрсәтүче-тәкъдим итүчеләргә.

Яшьләр парламентына республикада яшәүче 18 һәм 30 яшькәчә булган яшьләр керә ала. Моның өчен конкурста катнашу кирәк.Конкурс шартлары парламент сайтында күрсәтелгән (molparlament.tatar)

Балтач районында Яшьләр палатасын Рамл Садыйков җитәкли. Хәзерге район мәдәният йорты җитәкчесе.

– Райондагы Яшьләр палатасы, хәзер исә парламент, урындагы яшь лидерларны җыеп, райондагы проблемаларны күтәрү юнәлешендә эшли, аларны хәл итү юлларын эзли һәм хәл дә итә. Җыелып сөйләшүдәге яшьләр фикере җыелыш беркетмәләренә кертелеп, өйрәнелеп, җитәкчелеккә җиткерелә. Без районда бары шушы тәртиптә генә эшли алабыз, ә җөмһүрияттәге парламентта исә законнарга төзәтмәләр, тәкъдимнәр кертергә дә мөмкин булачак.

Безгә килеп ирешкән мәгълүматлар буенча, Раилнең яше чыга бара, аның парламенттан китү ихтималы да юк түгел, һәм парламентка яңа җитәкче дә сайлануы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар