Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашларыбыз гаиләсендә зур сөенеч

Көшкәтбаш килене Гөлинә җырчы Сиринә Зәйнетдинованың бертуган сеңлесе.

Көшкәтбаш егете Рөстәм Нәкыйпов белән Гөлинәнең сабыйлары туган.

Яшь әни шатлыклы мизгелләрен туганнары бүлеште. Кызганыч, алар арасында сабыйның әтисе генә юк, ул бүгенге көндә махсус хәрби операциядә. 

Көшкәтбаш килене Гөлинә җырчы Сиринә Зәйнетдинованың бертуган сеңлесе.

— Сеңлем Гөлинә беренче тапкыр әни булды. Кичә бөтен туганнарыбыз, якыннарыбыз белән җыйнаулашып бәби каршыладык. Кызганыч, киявебез генә сеңлем белән сабыен каршыларга кайтып җитә алмады. Отпускка бик көткән идек тә.

Ләкин Гөлинәгә күңелсезләнергә ирек бирмәдек. Бәбине алып чыгарга Илзирә сеңлем белән мин, киявебезнең әтисе Габделфәрт кода, аның сеңлесе Бария апа, туганнан туган сеңелләре, килендәше килде. Җыйнаулашып, иптәш кызлары килеп җитте. Аларның барысының да ирләре бергә хезмәт итә. Кызлар хәзер даими күрешеп, бер-берсенә терәк булып торалар. Әниебез, ашарга пешереп, өйдә көтеп торды, — дип сөйләде Сиринә Зәйнетдинова.

Фото: гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев