Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашларыбыз хөрмәтләнә

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Озак еллар нәтиҗәле эшчәнлеге, район үсешенә зур өлеш керткәне, иҗтимагый тормышта актив катнашканы һәм 80 яшьлек юбилее уңаеннан, пенсионер, Норма авылыннан хезмәт ветераны, сугыш һәм хезмәт ветераннарының район Советы Президиумы әгъзасы Рифхәт Шәрифулла улы Нигъмәтуллин район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, “Сорнай” җәмгыятенең Зур Лызи сөтчелек фермасы пешекчесе Ольга Николаевна Сергеева район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәннәре һәм җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен “Борнак” җәмгыяте хезмәткәрләре район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Васих Вагыйз улы Касыймов – терлекче;

Ольга Николаевна Кокрова – сыер савучы.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, халыкны рухи-әхлакый тәрбияләүгә зур өлеш керткәне, Бөрбаш авыл җирлегенә иганәчелек ярдәме күрсәткәне һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы, ТР Мөфтие киңәшчесе, ТР Иҗтимагый палата әгъзасы Илдар Рәфкать улы Баязитов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, агрохимия хезмәте үсешенә зур өлеш керткәне һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, “Сельхозхимия” оешмасында автомобильләрне ремонтлау слесаре Азат Абзал улы Саттаров район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәннәре һәм 60 яшьлек юбилейлары уңаеннан, “Дуслык” җәмгыяте хезмәткәрләре район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Ринат Нурислам улы Нурзадин – тракторчы;

Виталий Васильевич Степанов – тракторчы.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, суд системасы эшчәнлегенә зур өлеш керткәне һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, 2нче номерлы суд участогының җәмәгать судьясы Фәрит Гомәр улы Шәрифуллин район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәннәре һәм юбилейлары уңаеннан, “Борнак” җәмгыяте хезмәткәрләре район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Ленар Дамир улы Муллагалиев – тракторчы;

Зөһрә Мәгъсүмҗан кызы Хәкимуллина – бухгалтер.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне һәм җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен “Маяк” җәмгыяте комбайнчысы Риваль Газизулла улы Сәмигуллин район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм урман хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне өчен “Арча урман хуҗалыгы”ның шоферы Илнар Зәкәрия улы Вәлиев район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хөрмәт