Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашыбыз Әсхәт җәйге ялын Беларуссия Республикасында уздыра. Ни өчен? (фото)

«Трактор төзүче – 2024» студентлар хезмәт проекты үз эшен август ахырында тәмамлаячак.

Белоруссия һәм Россия Студентлар отрядлары инде күп дистә еллар хезмәттәшлек итә. Яшьләр хезмәт куя торган күпсанлы юнәлешләр арасында Минск трактор заводында өченче тапкыр оештырылган «Трактор төзүче – 2024» проекты да бар. 

Беларуссия Республикасының югары уку йортларыннан 85 егет һәм кыз, шулай ук Казан дәүләт аграр университетыннан егетләр биредәтәҗрибә туплачак.Отряд профиленә һәм куелган бурычларга карап, студентлар цехларда, торак-коммуналь бүлегендә һәм җәмәгать туклануы комбинатында эшлиләр. Әмма барысының да омтылышы уртак - каникулларны файдалы уздыру һәм, әлбәттә, акча эшләү.

Быел һөнәри тәҗрибә алырга Казан дәүләт аграр университетыннан 20 студент килде, алар  «Алга» һәм «Татарстан» отрядларын хасил итә. Алар арасында беренче курс студенты, «Татарстан» студентлар җитештерү отряды командиры, Балтач егете Әсхәт Закиров та бар. Каникулларын файдалы һәм кызыклы үткәрүне максат итеп алып ул Беларуссиядә практика үтәргә булган.

–  Миңа бәхет елмайды, мин Казан дәүләт аграр университетына укырга кердем, һәм менә беренче курс азагында «Татарстан» студентлар отрядын җитәкләдем, командамны Беларуссия Республикасына, Минск трактор заводына алып килдем. Монда һәркемнең үз бурычы, минеке исә ул трактор кабинасының өске панельләрен җыю, шулай ук отрядта катнашучы һәркемнең сәламәт, исән-сау, тук һәм канәгать булуын күзәтү. Отряд белән безнең өчен проект штабы әзерли торган ярышларда һәм чараларда катнашабыз, һәм мин ышанам, калган отрядлар арасыннан - безнең иң яхшысы! – ди Әсхәт.

Егетләрнең остаза, мастер Алексей Протасевич егетләрнең хезмәтеннән бик канәгать:

– Егетләр бик тиз өйрәнә, шунда ук эшкә керештеләр, бернинди проблема юк. Беренче вакытта, әлбәттә, хаталар була, ләкин ансыз берничек тә булмый. Егетләр бары тик өлкән иптәшләре күзәтүе астында гына эшлиләр.

«Трактор төзүче – 2024» студентлар хезмәт проекты үз эшен август ахырында тәмамлаячак. Әмма хезмәт көннәреннән тыш, балалар өчен бай мәдәни программа да оештырылган. Алар башкала театрлары һәм кинотеатрларына, музейларга йөриләр, шашка, волейбол, футбол, стритбол, дартс, аркан, гер күтәрү буенча отрядлар арасында спорт ярышларында, иҗади конкурсларда катнашалар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев