Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашыбызның сокланырлык гамәлен үрнәк итеп куярлык

«Яхшылык эшлә дә, суга сал, халык белмәсә, балык белер», - дигән борынгылар.

Бистәбезнең СМУ ягындагы бер кибетендә мәрхәмәтле райондашыбыз кибетчеләргә акча биреп калдырган һәм Рамазан ае вакытында көн саен ураза тотучыларга, диндә булучы өлкәннәргә ипине бушка биреп баруларын сораган.

Кибетчеләр көн саен бишәр кешене шулай сөендерәбез, диләр. Әлеге мәрхәмәтле райондашыбыз үзенең кем булуын әйтергә теләмәгән. Аңа шушы изге гамәле меңләтә яхшылык белән әйләнеп кайтсын иде. Ныклы сәламәтлек, эшендә уңышлар, гаилә тигезлеге, балалар иминлеге телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рамазан яхшылык