Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районыбыз тарихы баеды

Дәүләт программалары нигезендә яңа объектлар ачылды

Балтачыбыз Республика көнен зурлап билгеләп үтте. Бәйрәм чаралары «Сабантуй» ял паркында районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллинның изге теләкләре белән башланды, башкала кунаклары кайнар сәламнәр ирештерде, районыбыз үсешенә лаеклы өлеш керткән маякларыбыз бүләкләнде. Аннан «БаLтасиада» спартакиадасы кысаларында спорт уеннары старт алды, мичтә коймак пеште, тирә-юньгә пылау, шашлык исе таралды. Авылларда яңа объектлар ачу тантаналары узды. Борнакта фельдшер-акушерлык үзәге ачылышы (өске рәсемдә), Салавычта төзекләндерелгән спортзал (сулда), Тагашурда кибет (уңда) сафка басуы бәйрәмебезне тагын да күркәм итте.

Фотолар: вакыйф зәкиев, «хезмәт».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев