Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рамил барында Кенәбашка кар-буран да куркыныч түгел

Атна башында булган бураннар кемнәрнең юлына киртә булып ятмады икән? Ерак авылларда яшәүчеләр өчен дә зур проблема тудырды

Ләкин Кенәбаш авылы халкы буран корбаны булмады, чөнки әлеге вәзгыятьтән безне авылдашыбыз, “Игенче” механизаторы Рамил Мөхәммәтшин коткарды. Дүшәмбе көнне иртәнге сәгать 4тә үк авыл урамнарыннан йөреп, чистартып үтте ул. Аның тырышлыгы ярдәмендә сөт җыю машинасы да үз эшен гадәттәгечә башкара алды. Район үзәгенә йөреп эшләүчеләр дә вакытында хезмәт урынына барып өлгерде. Хәтта тракторы ватылып та үз эшенә салкын карамады Рамил абый. Кичкә кадәр ремонтлап булса да, янә авыл урамнарында карга каршы көрәш башлады. Кайсыдыр авыллар берничә көн кар корбаны булып, хәтта ипигә тилмереп ятса, кенәбашлылар исә шөкер итеп сөенеп яши. Кыш көне авыл урамнарыбызда кар тотмаучы Рамил абыйга эшләгән изгелекләре меңе белән әйләнеп кайтса иде, эшендә уңышлар, гаиләсендә тигезлек һәм бәхет телибез. Һәрбер җирлектә шундый эшсөяр тракторчылар күбрәк булып, авыл халкы өчен дә игелекле гамәлләр кылып яшәсәләр иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рамил Мөхәммәтшин