Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рамил Нотфуллин: «Сез районыбызның киләчәге»

Актив студентлар бүген истәлекле дә, файдалы да чарада катнаштылар

Бүген район башлыгы Рамил Нотфуллин районыбызның иң актив яшьләре, югары һәм урта һөнәри уку йортларында белем алучы студентлар белән очрашу уздырды. 

Әлеге чарага төрле юнәлештә белем алучы егет-кызлар килгән иде. Алар үзләре белем ала торган уку йорты белән дә, укудан тыш шөгыльләнә торган түгәрәкләре белән дә таныштырып үттеләр.
Рамил Рашитович яшьләргә киләчәктә районыбызга кайтып, биредә хезмәт юлын башлауларын теләде, яшьләр дә үз уйлары, проблемалары белән бүлеште.
Әлеге чарада катнашучыларның чираттагы сәяхәте Карадуган музеенда булды, аннан соң "Хыял" яшьләр үзәгендә дә матур чара көтте аларны.

Фотолар Гөлйөзем Маннапованыкы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев